Хөрмәтле Яңа Чишмә районында яшәүчеләр!!!
2022 елның 23 сентябрендә Яңа Чишмә муниципаль берәмлегендә Яңа Чишмә авылы, Ленин ур., 6 йорт адресы буенча («Олимп» УСЗ) «Бердәм Россия» партиясенең кабул итү бүлмәсендә гражданнарны бергәләп кабул итү булачак. Кабул итүгә 89050260808 номеры буенча язылырга мөмкин.
Гражданнарны кабул итү 2022 елның 23 сентябрендә иртәнге сәгать 10:00нан 12:00гә кадәр дәвам итәчәк.
Кабул итү план-графигы:
- ТР Яңа Чишмә районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил -Мартышова С. В.;
ТР Яңа Чишмә районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе директоры - Слимова И. М.;
Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе - Бутина А. И.;
Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы - Носова Г. А.;
Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы - Магомедова М. А.;
ТР буенча Роспотребнадзорның Чистай территораль бүлеге Яңа Чишмә филиалы белгеч-эксперты - Мостафина Г. Х.;
«Яңа Чишмә ТКХ» МУП директоры - Иванов А. В.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев