Яңа Чишмә балалар китапханәсендә мәктәп укучылары өчен «Ленинград камалышының өзелүе» дип исемләнгән тарих дәресе узган
Дәрес Ленинградны камалыштан тулысынча азат итүгә 78 ел тулуга багышланган, анда гимназия укучылары катнашкан.
Чара башында китапханә хезмәткәрләре дошман тарафыннан чолгап алынган шәһәрнең куркыныч көннәре, ленинградлыларның батырлыгы турында сөйләгәннәр. Балаларга 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәген күрсәткәннәр - 12 яшькә кадәрге балаларга һәм зурларга икмәк нормасы. Укучылар «Блокадалы шәһәрдән бер кыз» дигән видеоролик караганнар, анда Таня Савичева исемле кызның көндәлеге күрсәтелгән, нәкъ менә шушы көндәлек ярдәмендә кешеләр блокадалы Ленинградта нинди драматик вакыйгалар булганы турында белгәннәр.
Китапханәнең уку залында «900 көнлек батырлык» дип исемләнгән китап-иллюстратив күргәзмә оештырылган. Яшь китап укучылар игътибарына «Непокоренный Ленинград» очерклары, Н. Ходзаның «Дорога жизни», С. Алексеевның «Подвиг Ленинграда», Д. Гранинның «Блокадная книга», М. Сухачевның «Дети блокады» һ. б. китаплар тәкъдим ителгән.
Патриотик дәрес бер минутлык тынлык белән тәмамланган.
Ленинград камалышының өзелүе - бер үк вакытта шатлыклы да, кайгылы да вакыйга. Бу - Хәрби дан, рус солдатларының җиңү көне. Шуның белән бергә әлеге көн иң зур фаҗигаләрнең символы да булып тора. Без ленинградлылар күрсәткән каһарманлык һәм батырлык турында хәтерләргә тиеш, бу - безнең бурыч.
Чарадан соң балалар китапханәдән укырга дип, сугыш турында китаплар алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев