Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе республика грантына ия булган

150 мең сумлык грант акчаларына сәхнә костюмнары сатып алыначак.

«2021 елның декабрендә 2021 елда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алучылар исемлеге хупланды», - дип хәбәр итә БСМ хореографы Светлана Пьянзина.
«Нәфис-эстетик белем бирү» номинациясендә Яңа Чишмә БСМнең «Идел буе халык бизәкләре әйлән-бәйләнендә «Шешминка» хореография ансамбле» проекты хупланды.
Проект җитәкчесе - хореография сыйныфы укытучысы Валентина Ерохина. Проектны тормышка ашыру процессында 2022 елның гыйнварыннан алып июленә кадәр «Таша карти» (чуаш биюе), керәшен татарларының «Волгари» һәм мариларның «Луговые мари» биюләре өчен 150 мең сумлык 16шар комплект сәхнә киемнәре сатып алыначак. 
Проект кысаларында түбәндәгеләр үткәреләчәк:
- БСМнең «Халыклар дуслыгы» дип исемләнгән отчет концерты;
- ел саен үткәрелә торган «Талантлар бишеге» балалар иҗатының район фестивале.
Ансамбль «Сабантуй» традицион халык бәйрәменә хореографик композицияне булдыруда һәм башкаруда, шулай ук район һәм республика концертларында актив катнашачак. 
 Проект Яңа Чишмә районының милли мәдәниятен булдыруга һәм баетуга юнәлтелгән һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев