Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә «Безгә бергә күңелле!» дигән чара булып узган

Ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган

4 декабрьдә Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә «Безгә бергә күңелле!» дигән чара булып узган, аны балалар сәнгать мәктәбе белгечләре «Кайгырту» ХСХКҮ белгечләре һәм район киночелтәре хезмәткәрләре белән берлектә оештырганнар.

БСМдә тәрбияләнүчеләр чакырылган балаларга концерт номерлары күрсәткәннәр.

Хореография, вокал һәм музыка коралларында уйнау бүлекләре укучылары чыгыш ясаганнар.  Кунакларга күпсанлы сюрпризлар белән күңел ачулар әзерләгәннәр, мультфильмнар күрсәткәннәр,  кулдан ясалган открыткаларны буярга тәкъдим иткәннәр, аның өчен бүләкләр  тапшырганнар. Чара флэшмоб белән тәмамланган. Төгәлрәк «ЯЧХ»ның  9 декабрь,чәршәмбе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев