Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә балалары үзләренең сәләтләрен 8 спорт төрендә үстерә

Яңа Чишмә спорт мәктәбе балаларга үз-үзләрен камилләштерүдә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда, аларның физик, интеллектуаль һәм әхлакый сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә.

Максаты -  укучыларның сәләтләрен үзвакытында ачыклап, алга таба аларны үстерү булган «Сәләтле балалар» муниципаль программасының ничек тормышка ашырылуы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сәясәт буенча урынбасары Александр Еронтьев докладында билгеләп үтелде:
-Яңа Чишмә спорт мәктәбе анда шөгыльләнүче балаларга үз-үзләрен камилләштерүдә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда, һөнәри үзбилгеләнештә, физик, интеллектуаль һәм әхлакый сәләтләрен үстерүдә ярдәм итәр өчен булдырылган, яшь спортчылар белән тренировка һәм тәрбияви эшләр алып барырга, аларны билгеле бер спорт төрендә белгечлек алу өчен башлангыч әзерләүдә булыша.
Мәктәп 8 спорт төрендә (футбол, баскетбол, бадминтон, хоккей, йөзү, чаңгы ярышлары, бокс һәм милли көрәш) үз урыныңны табуда ярдәм итә.

Бу процесста тренерга аерым урын бирелә. Нәкъ менә ул балаларга киләчәк һөнәр сайлауда  югары  профессиональ дәрәҗәдә әзерлек тәэмин итә торган бердәнбер кеше булып тора да.
Бүген спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шәһәр, республика һәм бөтенроссия ярышларында актив катнашып, җиңү яулыйлар һәм призерлар булалар. Спорт мәктәбенең бокс буенча өч шәкерте (тренер Леонид Шабалин) Россия Федерациясенең спорт җыелма командасы составына  керде: аларның берсе - Никита Кузнецов -  Мәскәүдә олимпия резервы мәктәбендә укый,

Булат Хәйруллин (спорт мастерлыгына кандидат), Газиз Шамазов (1 спорт разрядына ия).Спорт мәктәбендә сәләтле спортчыларны ачыклау һәм үстерү - иң мөһим бурычларның берсе. Балалар башка спорт төрләрендә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Алар арасында әлегә танылган лидерлар юк, әмма алар тырышалар. Спорт мәктәбе коллективы һәм район җитәкчелеге спортта иң актив, үҗәт һәм талантлы укучыларны бүләкли: мәктәп линейкаларында аларга дипломнар, призлар, истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Рәсемдә Булат Хәйруллин һәм Газиз Шамазов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев