Яңа Чишмә чиновниклары коррупциягә каршы законнарны белүгә тест узганнар
Моның ни өчен кирәк булуы һәм тест нәтиҗәләре турында безгә Яңа Чишмә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева сөйләде.
- Ирина Игоревна, тест нинди максат белән үткәрелде?
- Без әлеге тестны муниципаль хезмәткәрләрнең белемендә кимчелекләр булу-булмавын ачыклау өчен үткәрдек. Коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнар һәрвакыт камилләшә бара һәм без җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә семинарларда бу үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерәбез. Әмма кешеләр кайбер нәрсәләрне, теге яки бу очракларда үз - үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлап бетермәскә дә мөмкин бит.
- Тест ничек узды? Сез чиновникларны, мәктәп укучылары кебек үк, парталар артына утырттыгызмы?
- Юк, тест мәгълүмати технологияләрне кулланып үткәрелде. Барлык муниципаль хезмәткәрләргә дә сылтама җибәрелде, шуңа күрә алар сораштыруны үзләре өчен уңайлы вакытта уза алдылар. Сораштыруны узганнан соң, алар үзләрендә күпме балл тупланганын, җавапларының дөрес булу - булмавын тикшерә алдылар.
- Тестта нинди темаларга кагылышлы сораулар бар иде?
-Төрле юнәлештәге 18 сорауга җавап бирү соралды. Болар - коррупциягә каршы тору турындагы законнарның төп төшенчәләрен белү, мәнфәгатьләр конфликты, керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирү, түләүле башка эш башкару һ. б.
- Нәтиҗәләре ничегрәк соң?
-Уртача балл мөмкин булган 18дән 13не тәшкил итте, бу - җавапларның 64%ы дөрес дигән сүз. Тест нәтиҗәләре буенча шуны әйтеп була - коррупцион хокук бозуларга этәрү, түләүле башка эш башкару, вазыйфаи бурычларны үтәгәндә шәхси кызыксынучанлыкны булдырмау мәсьәләләрендә муниципаль хезмәткәрләрнең белемен тагын да арттыру кирәк. Тулаем алганда, шунысын билгеләп үтәсем килә, сораштыруда коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендә 10 елдан артык эшләгән муниципаль хезмәткәрләр генә түгел, ә эш стажы 1-5 ел булган хезмәткәрләр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алдылар - алар сорауларның 78%ына дөрес җавап бирделәр.
-Алга таба нинди чаралар күрәчәксез?
- Әлеге сораштыру безгә кайсы юнәлештә эшне көчәйтергә кирәклеген күрсәтте. Айлык киңәшмәләрдә без, тест нәтиҗәләрен исәпкә алып, кайбер темалар буенча тулырак аңлатма бирәчәкбез, мондый форматтагы эш барышында барысының да сораулар бирү мөмкинлеге бар. Шулай ук белешмәлекләр әзерләячәкбез. Бер атна элек без «Муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр конфликты» дигән белешмәлекләрне тараткан идек инде, ел дәвамында башка темаларга да аларны ясау планлаштырыла.
- Ирина Игоревна, сезнеңчә, мондый төр профилактика нәтиҗәлеме?
-Коррупциягә каршы көрәш барлык юнәлешләр буенча узарга тиеш. Бу коррупция фактларына чик кую гына түгел, ә халыкның хокукый белемен яхшырту буенча эш тә. Әгәр биредә яшәүчеләр коррупциянең нәрсә икәнен белсәләр, аның һәркем өчен куркыныч булуын һәм зыян китерә алуын аңласалар, шулай ук үзләренә билгеле булган коррупция күренешләре турында вәкаләтле органнарга вакытында хәбәр итсәләр, без районыбызның чәчәк атуына зур адым ясый алачакбыз!
Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев