Яңа Чишмә ЭЭБ хезмәткәрләре нык өшегән кешене коткарганнар
Яңа Чишмә ЭЭБ хезмәткәрләре Түбән Кама районында яшәүче 63 яшьлек кешенең гомерен саклап калганнар.
Түбән Кама районының Кармалы авылында яшәүче бер ир-ат өеннән чыгып киткән һәм адашып басуда йөргән. Байтак сәгатьләр йөргәннән соң, ул 112 номеры буенча шалтыратып, басуда адашканын һәм өшегән булуын хәбәр иткән.
Хәбәр алынганнан соң ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре - Айрат Сатдаров, Равил Шәфигуллин һәм полициянең участок уполномоченные Илназ Хәйруллиннар Яңа Чишмә районының Акъяр авылы читенә барганнар (зыян күрүче анда була). Кыр буйлап 3 чакрымга якын араны җәяүләп узгач, алар нык өшегән ир-атны тапканнар. Тиз арада аны һәлакәт урыныннан алып китүне оештырганнар (аучыларның кар машинасында). Алга таба ул оператив рәвештә Яңа Чишмә РҮХнә китерелгән, анда туңган, хәле беткән әлеге кешегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Без полиция хезмәткәрләренә кеше гомерен саклап калулары өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев