Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә ЭЭБ ветераннары ел саен вафат булган хезмәттәшләренең каберләрен карап торалар

«Инде дүртенче ел рәттән без, ЭЭБ ветераннары, вафат булган хезмәттәшләребез җирләнгән урыннарга барабыз, - дип хәбәр итә редакциягә ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов.

- Күптән түгел без барлык хезмәттәшләребезнең каберләрендә булып кайттык. Беренче көнне Нурлат районының Корманай авылына бардык, анда милиция подполковнигы Сәгыйт Сәгыйров җирләнгән. 1983 елда район оешкан көннән Сәгыйть Әхмәткәрим улы район эчке эшләр бүлеген оештыра һәм аны 1992 елга кадәр җитәкли.

Әмма баштан без аның тол калган хатыны, 79 яшьлек Могазәмә апа янында булдык. Алдан шалтыратып, аңа нинди ярдәм кирәклеге турында белештек. Икенче көнне, үзебез белән төзелеш инструментларын алып барып, мунча түбәсен, базны ремонтладык. Эш беткәч, Могазәмә апа безгә, күз яшьләрен сөртә – сөртә, рәхмәтләр укыды.

Аннан соң без үзебезнең район буйлап киттек: Яңа Чишмәдә җирләнгән Виталий Попков, Әдәмсәдә - Әнәс Гайнатуллин, Марат Кәримов, Сергей Шишкин каберләренә бардык. Аннары Бакташка - Мөдәррис Агмаловныкына киттек,  шулай ук Ленино авылында -Тихон Митрюхинның, Тубылгы Тауда - Җәүдәт Хәйруллин, Минтаһир Юзумханов, Фәнүс Мөбәракшин һәм Фәрит Шәйхелисламовларның каберләрендә булдык.

Өченче көнне Чирмешән районына юл тоттык. Әмир авылы зиратында Шәүкәт Талыйпов, Кармыш авылыныкында Имаметдин Ногманов каберләрен карадык һәм Күтәмәгә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция лейтенанты Николай Якунин җирләнгән урынга бардык. Нигездә, барлык каберләр дә җыештырылган, чүп үләннәреннән арындырылган. Аларны карап - чистартып торучыларга, әлбәттә, беренче чиратта, туганнарына һәм якыннарына рәхмәт әйтәсе килә.

Иптәшләребезнең һәрберсен бер минутлык тынлык белән искә алдык, каберләренә чәчәкләр куйдык һәм анда утыртылган чәчәкләргә су сиптек .

«Кайчандыр без алар белән иңне-иңгә куеп эшләгән идек... Шул чакларда уңышларга да бергә шатландык, күңелсез минутларны да бергә кичердек. Безнең алар турында онытырга хакыбыз юк», -диләр сәфәрдә катнашкан Эчке эшләр бүлеге ветераннары Вәлиҗан Мөхсинов, Виктор Кузнецов, Филипп Иванов, Рәис Гыйззәтуллин, Ильяс Нуртдинов, Нәкыйп Галиев, Альфрит Гайнатуллин. Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Жирнов ветераннарга мондый  изге гамәл кылуда һәр елны транспорт белән ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев