Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә ЭЭБдә 8 мартны билгеләп үткәннәр

6 мартта район ЭЭБдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм хатын-кызлар - ветераннар өчен тантаналы чара булып узган.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ЭЭБ җитәкчелеге Ветераннар советы белән берлектә чара оештырган. Барлык хатын-кызларга истәлекле бүләкләр, ә хатын-кыз - ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырылган. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары Чирмешән районы Күтәмә авылына барып хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрнең әнисе Якунина Валентина Филипповнаны 8 март белән котлаганнар һәм аңа азык-төлек җыелмасы тапшырганнар. Һәлак булган һәм вафат булган коллегаларының тол хатыннары Р.К. Митрюхина, Г.А. Мөхәммәдиева, Р.А. Ногманова, М.М. Сәгыйроваларга шалтыратып, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев