Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә энергетиклары байтак эш башкарганнар

Капиталь ремонт һәм төзелеш буенча 23 млн.сумлык эшләр башкарылган.

Ел саен 22 декабрьдә билгеләп үтелә торган Энергетиклар көне алдыннан без Яңа Чишмә электр челтәрләре начальнигы Илнур Хисмәтуллин белән очраштык: агымдагы елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга планнар турында сөйләвен үтендек.

Бу вазыйфада ул 2020 елның 1 июленнән эшли, моңа кадәр шунда ук баш инженер булып эшләде.

- Илнур Рәисович, агымдагы елда электр линияләренә капиталь ремонт ясау буенча нинди эшләр башкарылды?

- Капремонт буенча 11 млн. сумнан артык эш башкарылды. Монда Красный Октябрь, Акьяр һәм Өргәнчә авылларындагы КТПга (комплект трансформатор подстанцияләре) капиталь ремонт керә. Бу КТПда эшләр РПН (югары көчәнешле) алымы белән башкарыла. Әлеге яңалык Татарстанда беренче тапкыр кулланыла, Россиядә мондый алым кулланыла башлады гына әле.

Шулай ук Петропавел Бистәсе, Андреевка һәм Екатериновка авылларындагы 10 кв-лы һава линияләре (ВЛ) капиталь ремонтланды.

- Капиталь төзелеш буенча подрядчылар тарафыннан ниләр эшләнде?

- Зирекле һәм Яңа Чишмәдә (РҮХ янында) ВЛ-10 кв-га капиталь ремонт ясалды (бу эш әле дәвам итә), реклаузерлар урнаштырылды (вакуумлы сүндергечне һәм авариягә каршы автоматиканы үз эченә алган җайланма).

Технологик тоташтыру кысаларында «Факел» лагерына икенче (өстәмә) тукландыру төзелеше буенча эшләр башланды.

Районда интеллектуаль (акыллы) исәпкә алу приборларын урнаштыру дәвам итә. Агымдагы елда 220дән артык прибор урнаштырылды (алар электр счетчикларын тикшерү вакыты туры килә торган барлык йортларда да урнаштырыла).

-Хуҗалык ысулы белән нинди эшләр башкарылды?

- Ай саен барлык КТП, һава линияләренә (ВЛ-0,4, ВЛ-10) техник хезмәт күрсәтәбез. Гомумән, ВЛ-0,4 кв-га техник хезмәт күрсәтү эшләренең 90% ы РПН алымы белән, ягъни кулланучыны электр энергиясеннән өзмичә башкарыла.

- Киләсе елга планнар нинди?

- 2022 елда Яңа Иванаево, Екатерина Бистәсе, Әдәмсә, Бакташ, Зирекле һәм Өргәнчә авылларындагы ВЛ-10 кв-ны капиталь ремонтлау буенча эш дәвам итәчәк. Капиталь ремонт буенча Яңа Чишмәдә («Сельхозхимия» пос.), Черемухово Бистәсендә өстәмә КТП урнаштырып ВЛ-10ны реконструкцияләргә, шулай ук Чуаш Чабаксарында ВЛ-10ны төзүне планлаштырабыз.

- Илнур Рәисович, коллективыгыз турында сөйләгез әле.

- Бездә 30 кеше эшли. Алар арасында мастерлар Булат Зарипов һәм Руслан Мингалиев җитәкчелегендәге ике ремонт бригадасы, инженер Рәмзил Лотфуллин җитәкчелегендәге оператив-күчмә бригадада 10 кеше. Ольга Карпова җитәкчелегендәге хезмәтләрне тормышка ашыру төркеме электр энергиясен исәпкә алып бара.

Нигездә, коллектив эшчән, хезмәткәрләребез намуслы. Алар арасында электромонтерлар Александр Шабалдин, Алексей Васливанов, Альберт Адиев, шоферлар Сергей Шабалдин, Иван Шилов, Геннадий Ерашов, Юрий Минаев, Василий Кривошейкин, исәпкә алу төркеменнән Ольга Карпова, Наталья Карцева, Надежда Алексееваны әйтеп үтәргә була.

Безнең һөнәри бәйрәмебез уңаеннан җыештыручы Любовь Әбделвәлиева Челтәр компаниясенең Рәхмәт хатына һәм электромонтер Александр Шабалдин Челтәр компаниясенең Мактау грамотасына лаек булдылар.

Бездә барлык хезмәт шартлары да тудырылган, барлык хезмәткәрләр дә үз эшләрен яхшы белә.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек һәм аварияләрсез эш телим.

- Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев