Яңа Чишмә эшмәкәрләре яшь боксчыларны бүләкләгәннәр
Тренер Леонид Шабалин җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы яшь боксчылары төрле ярышларда катнашып даими рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Гыйнвар ахырында бокс буенча яшүсмерләр арасында булып үткән республика беренчелегендә дә Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясаганнар.
Боксчылар Газиз Шамазов (48 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә)
һәм Булат Хәйруллин (52 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә) алтын медальләргә лаек булганнар.
Безнең район эшмәкәрләре: абыйлы-энеле Николай һәм Сергей Скоковлар, Юрий Калмыков, Илгиз Сөләйманов, Алексей Трондин, Михаил Авджян, Зөфәр Нурхамәтов һәм Фәрит Шакировлар яшь спортчыларны хуплап, аларны ресторанга чакырырырга булганнар. Өстәл артында боксчыларга спорттагы уңышлары, районның спорт данын яклаулары өчен саллы гына акчалата бүләкләр тапшырганнар һәм алга таба да җиңүләр теләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев