Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә эшмәкәрләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр

Район эшмәкәрләре дини корылмаларны ремонтлау һәм төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтәләр.

Тубылгы Тау мәдәният йортында мәчет имамнары һәм эшмәкәрләрнең очрашуы булып узды, аны район мөхтәсибәте оештырды.
- Очрашуыбызның төп максаты - мөхтәсибәт тарафыннан 2021 елда ниләр эшләнүе турында сөйләү, барлык эшмәкәрләргә һәм район җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерү, - дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов.
Очрашу башланыр алдыннан Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин эчтәлекле вәгазь белән чыгыш ясады.
Аннан соң презентация күрсәтеп, узган елда нәрсәләр эшләнгәне хакында сөйләделәр. Ә бит байтак эшләр эшләнгән. Эшмәкәр Рифкать Закиров ярдәме белән Бакташ авылында яңа мәчет төзелде, якташыбыз Рифнур Сөләйманов ярдәмендә Акъярда мәчет төзелеше ахырына якынлаша, Яңа Чишмәдә мәдрәсә төзелеше тәмамланып килә (аның ачылуы Ураза бәйрәме алдыннан көтелә). Акбүренең «Мәхмүт» һәм «Нургаяз» мәчетләрендә манаралар яңартылды, шулай ук эчләрендә ремонт ясалды, Чаллы Башында һәм Шахмайда зиратлар төзекләндерелде, Әдәмсә белән Чертуш авылларында да ремонт эшләре башкарылган.
Мөхтәсибәт мәчетләренең барлык имамнарына яңа киемнәр һәм баш киемнәре (чапан, чалмалар) сатып алынган. Яшьләр арасында теннис, волейбол, футбол буенча ярышлар, балалар арасында театр конкурслары үткәрелгән. Һәр җирдә вәгазь кичәләре узган, балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ислам һәм гарәп теле нигезләрен өйрәтү буенча укулар дәвам итә.
- Боларның барысы да эшмәкәрләребезнең һәм район җитәкчелегенең хәйрия ярдәме белән мөмкин булды һәм мин аларга барлык дин әһелләре исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм, барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Илгиз хәзрәт Әшрапов.
Хакимияттә дин мәсьәләләренә кураторлык итүче район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин да район җитәкчелеге исеменнән эшмәкәрләргә дини корылмаларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
 - Район хакимияте дә мөселман мәчетләренә, православие храмнарына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә, аларның барысы да матур, төзек булуларына һәм авылларны бизәп торуларына бик шатбыз, - дип билгеләп үтте ул. 
Тубылгытау АҖ башлыгы Фәнил Исмәгыйлев та җирле эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Эшмәкәрләр исеменнән Ришат Билалов чыгыш ясады. Район үзәгендә мәдрәсә төзү буенча хәйрия фонды директоры буларак, ул кыскача гына башкарылган эшләр турында хисап тотты (5 млн. сумнан артык суммага эш башкарылган, эшләр тәмамланып килә). «Мондый ярдәм чын күңелдән күрсәтелә, ә иң мөһиме, безнең дини учреждениеләребез төзекләнә, чистара һәм матурлана»,- диде. 
Очрашу ахырында Илгиз хәзрәт Әшрапов эшмәкәр Рифкать Закировка мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатын һәм изге Коръән китабын тапшырды, тагын бер кат әлеге изге эштә ярдәм иткән барлык кешеләргә дә рәхмәт белдерде,  эшмәкәрлек эшчәнлегендә уңышлар теләде һәм барысын да җирле мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбенә чәй табынына чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев