Яңа Чишмә эшмәкәрләренең ярминкәдән кергән табыш - 1 млн. сумнан артык
Казанда узган чираттагы ярминкәдә безнең эшмәкәрләр ит, сөт, яшелчә, бал, ашлык, кош-корт түшкәләре һ. б. белән сәүдә иткәннәр.
16 сәүдә ноктасында шәһәр халкына 2 тоннадан артык ит (сыер, ат), 120 кош-корт түшкәсе (каз, үрдәк, тавыклар), 700 литр сөт, байтак кына яшелчә тәкъдим ителгән.
Төшкә якынлашканда барлык продукция, нигездә, сатылып беткән. Ит - килограммы 380 - 430 сум, сөт - 35 сум, каз, үрдәк - 450 сумнан сатылган.
Ярминкәдә гомуми керем 1 млн. 150 мең сум тәшкил иткән. Эшмәкәрләр өчен киләсе ярминкә - 27 ноябрьдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев