Яңа Чишмә эшмәкәрләреннән ит һәм сөтне яхшы алганнар
Казанда шимбә көнне, 26 мартта башланып киткән язгы ярминкәләрдә Яңа Чишмә районының Петропавел, Красный Октябрь һәм Буревестник авыл җирлекләреннән фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнашкан.
Барлыгы 12 сәүдә ноктасы оештырылган, анда ит (700 кг), сөт (600 литр) һәм сөт продукциясе, яшелчә (1 тоннага якын), кош-корт түшкәләре (120 данә), бал (100 кг), шулай ук камыр ризыклары, бөртек, сыерчык оялары һәм башка продукция сатылган.
Барлык продукция диярлек сатылып беткән. Сыер итенең килограммы 400 сумнан, сөт - литры 40 сумнан, бәрәңге 30 сумнан (кг) сатылган. Ит, сөт һәм яшелчәне чират торып алганнар.
Яңа Чишмә эшмәкәрләренең гомуми кереме 585 мең сум тәшкил иткән. Казанда киләсе ярминкә - 9 апрельдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев