Яңа Чишмә футболчылары мини-футбол буенча ТР Беренчелегендә җиңгәннәр
Мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең финал өлеше 2004-2005 елларда туган яшүсмерләр арасында 19-20 декабрьдә Баулыда узган.
Яңа Чишмә районының 2004-2005 елларда туган яшүсмерләр җыелма командасы мини-футбол буенча ТР Беренчелегендә катнашкан.
Команданың беренче уеннары Баулы һәм Мамадыш районнары командалары белән төркемдә үткән. Уеннар барышында Яңа Чишмә БЯСМ футболчылары өч алтын очко яулап, беренчелекнең финал төркеменә чыкканнар.
Финал төркемендә алар Питрәч районы һәм Казан шәһәре Вахитов районындагы спорт мәктәбенең «Вахитка» командалары белән уйнаганнар.
Финал өлешендә егетләр ике көндәшләрен дә - питрәчлеләрне 4:3 исәбенә һәм «Вахитка» уенчыларын 3:2 исәбе белән җиңгәннәр һәм кискен көрәштә мини-футбол буенча ТР Беренчелегендә җиңү яулаганнар!
«Яңачишмәлеләр яшь футболчылар белән горурланалар һәм тренер Станислав Савельевка егетләрне чемпионатка бик яхшы әзерләве өчен рәхмәт белдерәләр», - дип уртаклаша әлеге шатлыклы хәбәр белән Яңа Чишмә БЯСМ директоры Ольга Роменская.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев