Яңа Чишмә футболчылары - ТР Кубогының бронза призерлары
ТР Яңа Чишмә муниципаль районының спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр финал өлешендә Минзәлә, Чүпрәле, Болгар һәм Нурлат командалары белән дүрт уен уйнаганнар.
Беренче уенда егетләр 5:2 исәбе белән Минзәлә командасын, икенче уенда 4:2 исәбе белән Чүпрәле командасын җиңгәннәр. Икенче көнне Болгар командасы белән уйнап, киеренке көрәштә 1:0 исәбе белән оттырганнар һәм нурлатлылар белән матчта 2:1 исәбенә оттырганнар.
"ТР НМР спорт мәктәбе" МБУ Яңа Чишмә командасын мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогында бронза медаль яулавы белән котлый. Егетләрне һәм тренер Станислав Савельевны котлыйбыз. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев