Яңа Чишмә футболчылары - зона этабында җиңү яулаганнар
9 марттан алып 10ына кадәр Алексеевскида 2004-2005 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча ТР Кубогының зона этабы булып узган.
Яңа Чишмә командасы "Темп" (Алексеевск), "Факел" (Нурлат) һәм Чирмешән командалары белән төркемдә уйнаган. Яңачишмәлеләр Нурлат командасын 4:1, Чирмешән командасын 2:1 исәбе белән җиңеп, Алексеевск командасы белән 3:3 исәбенә уйнап төркемдә беренче урынны алганнар. Чирекфиналда "Олимп" (Чистай) командасы белән 2:2 исәбенә уйнап, пенальти сериясендә җиңеп, ярымфиналга үткәннәр. Ярымфиналда Лаеш командасы белән уйнап 2:1 исәбенә җиңгәннәр. Пенальти сериясендә Яңа Чишмә командасы көчлерәк булып зона этабында җиңү яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев