Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә газчылары җылыту сезонына әзерләнә

Яңа Чишмә районы газ хезмәте хезмәткәрләре газ хуҗалыгын кышкы шартларда эшләүгә әзерләү буенча барлык кирәкле эш төрләрен башкара.

Бүгенгесе көндә ниләр эшләнгән һәм техник хезмәт күрсәтүнең ничек баруы турында без райгаз начальнигы урынбасары Валентина Малышева белән әңгәмә кордык.
- Валентина Викторовна, агымдагы елның 7 аенда райгаз хезмәткәрләре тарафыннан ниләр эшләнде?
- Бу чорда район үзәгенең Объездная урамы буенча 2 ШРП (шкаф-регулятор пунктлары) алыштырылды, ел ахырына кадәр Яңа Чишмәдә Тихонов һәм Попов урамнарындагы тагын 3 ШРПны алмаштырачакбыз.
Зирекле авылында 10,3 км газүткәргеч буядылар. Бу эш дәвам итәчәк.
- Район буенча ничә абонент һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү ничек уза?
- Безнең газ хезмәте район буенча 5546 абонентка хезмәт күрсәтә, шул исәптән район үзәгендә – 1671.
Агымдагы елның 7 аенда районның 17 торак пунктында техник хезмәт күрсәтү үткәрелде. 2249 йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газүткәргеч, 2138 газ плитәсе, 1758 су җылыткыч, 118 мунчадагы газ горелкасына техник хезмәт күрсәтелде.
Ел ахырына кадәр техник хезмәт күрсәтү районның барлык торак пунктларында башкарылачак (хәзер бу эш Яңа Чишмәдә бара).
- Техник хезмәт күрсәтү барышында нинди хокук бозулар ачыклана?
- Күпчелек торак пунктларда йорт эчендәге газ җиһазларының торышына аерым кисәтүләр юк. Ә кайда алар бар, теге яки бу җиһазларны алыштыру өчен хәбәрнамәләр бирелде.
Һәм тагын ике төр закон бозу очраклары турында әйтәсем килә. Кайбер йортларда һәм фатирларда газ җиһазлары куелган бүлмәдә ванна яки бәдрәф җайлаштыралар. Бу катгый тыела. Ә хокук бозуларның икенче төре тарттырылган түшәмнәргә кагыла. Монда газүткәргеч түшәм астында кала һәм тикшерү өчен газүткәргечне карап булмый.
Барлык җиһазлар һәм газүткәргечләр безнең белгечләр тарафыннан карау һәм техник хезмәт күрсәтү өчен ачык булырга тиеш.
- Ә ике контурлы казаннар белән эшләр ничек тора?
-Яңа Чишмә районында 1228 ике контурлы казан урнаштырылган (аларның 591е-шәхси торак йортларда, 637се – күп фатирлы йортларда).
Аларның барысына да махсус оешмалар хезмәт күрсәтә (алар барлыгы 11). Район газ хезмәте, газ белән тәэмин итүче буларак, техник хезмәт күрсәтү үткәрелгәнме, техник хезмәт күрсәтү килешүләре бармы – юкмы икәнлеген тикшерергә хокуклы. Ярты ел эчендә без гамәлдәге 453 килешүне тикшердек, берничә килешү булмау очрагы ачыкланды. Аларга белдерү кәгазе бирелде. Ел дәвамында без 2 контурлы казаннар урнаштырылган барлык йортларны һәм фатирларны тикшерәчәкбез.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, аварияләрсез эш телибез.
- Рәхмәт!
Әңгәмәдәш Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев