Яңа Чишмә гимназиясендә Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көненә багышланган «Мәктәпкә куркынычсыз юл» дигән чара узды
Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе белән берлектә мәктәп укучыларына яктылык кайтаручы элементлар булган әйберләр таратып, зур чара үткәрде. Аларга волонтерлар - ДОСААФ мәктәбе вәкилләре дә кушылды.
«Беләбез», - диделәр балалар, ә кайберләре, хәтта, бу хакта әти-әниләре каешны эләктерергә онытканда, аларның исләренә төшерүләре турында да сөйләделәр.
Дәүләт автоинспекторларының мәктәп укучылары белән дустанә әңгәмәсе «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләбез һәм бозмыйбыз» дип аталган викторинага күчте.
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Айрат Сатдаров балаларга мөрәҗәгать итеп: «Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яттан белү - бик аз. Юлга яки юлдан чыкканда, әгәр светофор бар икән, кайсы сигналына чыгу, ничек дөрес итеп юл аша үтү кирәклеге турында уйларга кирәк һәм, иң мөһиме, юлда уйнамаска. Исегездә тотыгыз, сез, балалар, ата-аналарыгызга, укытучыларга һәм безгә бик кадерле, шуңа күрә үзегезне саклагыз».
Юлда һәлак булган балаларны дәшми торып искә алганнан соң, балалар һәм өлкәннәр хәтер билгесе итеп һавага ак шарлар очырдылар.
Яңа Чишмәдән Сөнгатуллиннар - Мусиннар гаиләсенә балалар автокреслосы бүләк ителде
Чара «Юл хәрәкәте иминлеге көне» социаль акциясен үткәрү кысаларында узды.
Сөнгатуллиннар - Мусиннар гаиләсендә өлкән уллары - ун яшьлек Рәхим һәм сигез яшьлек Ислам юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча автокреслоларга мохтаҗ түгел, тик 3 ай элек аларның тагын бер улы Радель туган.
«Монда инде безгә автокреслосыз булмый,- ди күп балалы әни Алия. -Безнең бәхетебезгә ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ инспекторларыннан «Күп балалы гаиләләргә бүләк» дигән игелекле акция бар. Барыгызга да зур рәхмәт».
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов, юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Айрат Сатдаров һәм Нурлат шәһәре Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ начальнигы Алина Филлиповалар гаиләгә бәхет, сәламәтлек һәм имин юллар теләде. Һәм бу атна ахырына кадәр районда Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачагын да искәрделәр.
Штрафларны түләргә кирәк
Яңа Чишмәдә штраф түләмәгән өчен 49 кеше административ җаваплылыкка тартылган
Район территориясендә 36 түләмәүче теркәлгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге участок уполномоченныйлары белән берлектә закон нигезендә билгеләнгән срокларда штраф түләмәгән өчен 49 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Суд тарафыннан 1 түләмәүчегә карата 15 тәүлеккә кадәр административ арест, 36 гражданга карата түләнмәгән административ штраф суммасыннан икеләтә күләмдә административ штрафлар салынган, 5 кешегә карата мәҗбүри эшкә тарту буенча чаралар күрелгән.
2021елның 1 ноябренә булган торыш буенча район территориясендә 10 мең сумнан артык һәм аннан да күбрәк бурычлары булган 36 бурычлы кеше теркәлгән, аларның берсенә карата транспорт чаралары белән идарә итүнең махсус хокукын чикләүгә дәгъва гаризасы җибәрелгән.
Агымдагы елда Федераль суд приставлары хезмәте белән берлектә административ штрафларны түләтү буенча рейдлар үткәрелгән. Рейдлар барышында бурычлылардан 5 автомобильгә арест салынган.
ЮХИДИ искә төшерә, гамәлдәге законнар нигезендә штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Әгәр административ штрафны түләү турында таныклаучы документ һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасында административ штраф түләү турында мәгълүмат булмаган очракта, күрсәтелгән срок үтүгә РФ КоАП 20.25 статьясы буенча (штраф буенча вакытында түләмәү) административ җаваплылык каралган. Аның буенча түләмәүчегә элек түләмәгән штраф суммасыннан икеләтә зур булган административ штраф салыначак ( ул 1 мең сумнан да ким булмаска тиеш), яки ул 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк, яки 15 сәгатькә чаклы мәҗбүри эшләргә җәлеп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев