Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә гимназиясендә «Коррупциягә - юк, дип әйтик!» дигән ачык дәрес булып узган

Дискуссия барышында өлкән сыйныф укучылары коррупцияне юкка чыгарга мәҗбүр итмичә, ул үзе юкка чыкмаячак дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Укытучы Венера Васюткина 11 «А» сыйныфы укучыларына коррупция төшенчәсе нидән гыйбарәт булуын аңлаткан, аның сәбәпләре турында һәм аның белән ничек көрәшеп булганын сөйләгән.  Дәрес дискуссия клубы утырышы формасында узган.

Балалар фикер алышуда актив катнашканнар: коррупция күренешләрен искә төшергәндә, ришвәтчелек, мошенниклык, янап акча алу, акчаны әрәм итү, хезмәт урыныннан явызларча файдалану һ.б. мисал итеп китергәннәр.

Төркем эше барышында балалар коррупциянең сәбәпләрен билгеләгәннәр, «Коррупциягә - юк, дип әйтик!» дигән реклама проектын булдырганнар, шулай ук бу проблеманы хәл итү юллары хакында сөйләшкәннәр.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева дәреснең кунагы булган.

«Коррупциягә каршы нәкъ менә сез - яшьләр көрәшергә тиеш. Шунысы куанычлы, яшь буын кешеләре киләчәктәге җәмгыятьтә нәкъ менә үзләренә яшәргә туры киләчәген яхшы аңлыйлар. Җәмгыятьнең нинди булачагы, аның коррупциягә карата мөнәсәбәте яшьләрнең бүген үк коррупциягә каршы ныклы торуына бәйле», - дип саный Ирина Игоревна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев