Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә Интернат-йортында 2020 елда булган кыенлыклар артта калган

28 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортта хезмәт коллективының йомгаклау җыелышы булып узган

Җыелышта 2020 ел эшләренә йомгак ясалган. Аны директор вазыйфаларын башкаручы Залина Лизунова: «2020 ел гади булмаса да, нәтиҗәле булды. Пандемия һәм эш процессында килеп чыккан кыенлыкларга карамастан, без барысын да җиңәргә тырыштык», дигән сүзләрдән башлап җибәргән. «Учреждение хезмәткәрләре һәм белгечләре тарафыннан төп бурычларны хәл итү буенча уңышлы һәм әһәмиятле эш башкарылды. Хезмәткәрләрнең  нәтиҗәле эшләүләре аркасында без бу елны уңышлы тәмамлыйбыз, - диде Залина Лизунова. Ул алдынгы хезмәткәрләргә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшырган.

Җыелыш ахырында З.Лизунова барлык хезмәткәрләргә Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләре  турында онытмаска кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев