Яңа Чишмә Интернат-йортында Май чабу бәйрәмен билгеләп үткәннәр
Ел саен әбиләр һәм бабайлар Интернат-йорт белгечләре белән бергә әлеге бәйрәмгә алдан әзерләнәләр.
Май чабу бәйрәме - иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул бөтен Россия буенча билгеләп үтелә һәм гасырлар буена сакланып, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрне чагылдыра.
«Яңа Чишмә Интернат-йортында яшәүче өлкәннәр дә бу традицияләрне саклап калырга тырышалар һәм Май чабу бәйрәменә алдан әзерләнә башлыйлар», - дип хәбәр итте редакциягә Картлар йорты белгече Гүзәлия Мостафина. - Быел тәрбияче Мария Ерашова бәйрәм алдыннан аз мобильле социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрде. Алар кояш рәсемнәрен буядылар, чөнки борынгы кешеләргә кояшка табыну хас булган. Алар яз җитү белән ешрак күренә башлаган кояшка сөенә торган булганнар. Шуңа күрә язгы кояшны хәтерләткән түгәрәк җәймәләр пешерү гадәте барлыкка килгән дә инде.
Без исә коймак пешерә алган әбиләр белән күп итеп коймак әзерләдек һәм Интернат-йортта яшәүчеләрнең барысын да сыйладык. Өстәвенә, коймакларга төрле эчлек тә салдык: кайнатмалы, баллы, каймаклы, йомыркалы һәм суганлы эремчекле, хәтта бананлылары да бар иде. Һәм, әлбәттә инде, тәмле сыйдан соң җыр-биюләр дә булды. Май чабу бәйрәмен халык бәйрәмнәренең иң күңеллесе дип юкка гына атамыйлар шул!»



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев