Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә интернат-йортында «Сабантуй» бәйрәме узган

Сабантуй - ул иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы халык бәйрәме. Ул язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә кешеләр җитезлек һәм чыдамлыкта көч сынашалар. 11 июльдә Яңа Чишмәнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр бу күңелле бәйрәмне үткәрер өчен бергә җыелганнар.

Бу хакта редакциягә социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Мостафина хәбәр итә:

-«Иреклеләр» отряды волонтерлары ишегалдын шарлар, тасмалар белән бизәделәр, интернат белгечләре үзләренең концерт номерларын әзерләделәр. Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Л.А. Никитина җитәкчелегендәге «Забава» әбиләр ансамбле халык җырларын, ә биредә яшәүче Алексей Штенников барлык яраткан композицияләрен гитарада уйнап башкарды. Бәйрәмнең кунаклары - волонтерларыбыз, район мәдәният йорты артистлары иде. Алар әби-бабайларга үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр, алар белән бергә биеделәр, җырладылар. Бәйрәмдә «Капчык киеп йөгерү», «Чүлмәк вату», «Кашык белән йөгерү», «Бүләк ал», «Төз атучы», «Чиләкләр тотып йөгерү» һәм, хәтта, «Ат чабышлары» кебек традицион ярышлар оештырылды. Биредә иң кыю, иң җитез социаль хезмәт алучылар үзләрен күрсәтә алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, барлык катнашучыларга призлар һәм бүләкләр тапшырылды.

Социаль хезмәт алучыларда «Сабантуй» татар халык бәйрәмен үткәрү ярдәмендә толерантлык формалаштыру, аларны татар халкының гореф-гадәтләре һәм «Сабантуй» бәйрәме белән таныштыру, башка халыкларның традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү - чараның төп максатлары булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев