Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе бүләкләр уйнатуда приз отучыларны үз бүләкләрен алырга чакыра

23 июльдә газета редакциясендә абунәчеләр арасында призлар уйнатылды.

Бәйгедә катнашу өчен редакция 15 июльгә кадәр газетага язылу турында квитанцияләр кабул итте. 100гә якын кеше үз квитанцияләрен җибәргән.
Редакция хезмәткәрләре һәм Чистай почтамтының язылу буенча әйдәп баручы белгече Нәкыйп Галиев составындагы комиссия бүләкләр уйнатты (видеоны безнең Инстаграмда һәм Ютуб-каналда карарга була).
Иганәчеләребез Ринат Мухитов, Рамил Нуртдинов, Фәнил Саматов, Любовь Гулькова һәм Нияз Галәуетдиновлар акчасына барлыгы 20 бүләк уйнатылды.
Даими спонсорыбыз Ринат Мухитовтан төп призны - кухня комбайнын Әдәмсәдән Фәрит һәм Мәйсәрә Гыйбадуллиннар гаиләсе отты.


-  Район газетасын  35 елдан артык алдырабыз, газета бик ошый, кызыклы, район тормышының барлык өлкәләрен яктырта. Бигрәк тә производство алдынгылары, ветераннар, юбилярлар, авылдашлар турында материаллар ошый. Бу минем тормышымда беренче җиңүем һәм мин бик тә сөендем, - дип билгеләп үтте приз тапшырганда Фәргать Гыйбадуллин.
Без приз откан бәхетлеләр исемлеген бастырабыз һәм бүләкләрне эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр (үзең белән паспорт булу шарт) редакциядән килеп алуларын көтәбез.

1. Страхов В.В. (Яңа Чишмә) – стаканнар җыелмасы.
2. Михайлова Л. Н. (Яңа Чишмә) – сок өчен графин.
3. Соколова О.А. (Яңа Чишмә) – ваза.
4. Нуруллина Ш. Н. (Зирекле) – тәмләткечләр өчен савытлар.
5. Смурыгина О. В. (Екатерина Бистәсе) – пычак үткәргеч.
6. Галәуетдинова Г. А. (Чаллы Башы) – салат савыты.
7. Ермолаева Н. Н. (Благодаровка) – фонарь.
8. Хәйретдинова А. А. (Яңа Чишмә) – стаканнар белән кувшин.
9. Сиплатова Л. К. (Яңа Чишмә) – зарядка җайланмасы.
10. Киселева Н. А. (Яңа Иванаево) – духовкада пешерү өчен форма (савыт).
11. Завалишина Н. Н. (Яңа Чишмә) – тәлинкәләр җыелмасы.
12. Лосева Т. П. (Яңа Чишмә) - удлинитель.
13. Симонова Е.В. (Яңа Чишмә) – тәмләткечләр салу өчен савытлар җыелмасы.
14. Хәйруллина Р. Я. (Бакташ) – стаканнар һәм кувшин.
15. Гурьева Н. Н. (Яңа Чишмә) – салат савытлары җыелмасы.
16. Сабирова Р.Х (Яңа Чишмә) - сәгать.
17. Рамазанова Г. Р. (Яңа Чишмә) – пычак үткәргеч.
18. Борисова В. И. (Әдәмсә) – лейка.
19. Петрова М.В. (Благодаровка) – сәгать.
20. Гыйбадуллина М. З. (Әдәмсә) – кухня комбайны (төп приз).

Без абунәчеләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укучыларыбыз булып калуларын телибез. Мондый призлар уйнатуны без алдагы язылу кампанияләрендә дә планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев