«Яңа Чишмә хәбәрләре» - район халкының әңгәмәдәшчесе
19 майда Татарстан Республикасының Матбугат көне билгеләп үтелә.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы үз исеменә туры килеп тора, чыннан да, газета район көннәре белән яши, аның уңышларына сөенә, җитешсезлекләренә борчыла һәм аларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Газета бүген нидән гыйбарәт соң? Бу - «Татмедиа» АҖ гамәлгә куйган район иҗтимагыйсәяси газетасы. Рус телендәге «Шешминская новь»нең татар телендә нәшер ителә торган дубляж варианты - «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы бар. Безнең газета төрле яшь категорияләре, эшчәнлек өлкәсе, социаль-профессиональ статуслы массакүләм аудиториягә исәпләнгән, шуңа күрә анда һәр кеше үзе өчен нәрсә дә булса таба ала, бигрәк тә «Авыл хуҗалыгы», «Рәсми хроника», «Мәдәни тормыш», «Авыл кешеләре», «Хәйриячелек», «Актуаль интервью», «Мавыгучан кешеләр», «Спорт» һ.б. даими рубрикаларда.
12 кешелек редакция коллективы эшли торган район газетасын «Татмедиа» АҖ филиалы директоры - баш мөхәррир Азат Мусин җитәкли.
«Мусин Азат Вәлиҗан улы - редакциянең легендар шәхесләренең берсе. Газетаны аның кебек байтак еллар буе беркем дә җитәкләмәгән әле. Соңгы 33 елда «Яңа Чишмә хәбәрләре» аның өчен бик мөһим, дип ышанып әйтергә була. Грамоталы җитәкче, үз эшенең остасы, ул үз корабының рулен нык тота», - дип билгеләп үтә «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге.
Әйе, ул җитәкчелек иткән елларда төрле чаклар булган: көчле яңгырлар вакытында типографияне су басу сәбәпле, газетаның чыга алмавы да, кадрлар белән проблемалар да һ.б. Тик, ничек кенә булмасын, газета яши, кызыклырак була бара, басыла торган материаллар саны арта. Укучыларыбызның күпчелеге газета белән актив хезмәттәшлек итә һәм аның битләрендә үзләренең яңалыклары, хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашалар.
Газета эчтәлекле һәм кызыклы булсын өчен 30 елдан артык эшләүче Лариса Федорова һәм Ольга Иванова зур өлеш кертә. Аларның авыл кешеләре, хезмәт династияләре турындагы мәкаләләрне һәм башка күп кенә темаларга карата язылган язмаларны укучыларыбыз зур кызыксыну белән укыйлар.
Газета версткасы һәм аның дизайнын яхшырту вазыйфаларын Ольга Храмышева уңышлы башкара.
Дубляж газетасын чыгару өстендә хезмәткәрләр үзара дус һәм аңлашып эш итәләр. Саҗидә Сафина - 32 ел эшләү дәверендә редакциядә универсал (тәрҗемәче дә, корректор да, дубляж буенча редактор урынбасары да). Верстка операторы Гөлфирә Гыйльметдинова, тәрҗемәче Альмира Мусина, Наҗия Насретдиновалар да үз вазыйфаларын тиешенчә башкаралар.
Баш хисапчы Валентина Ильичева барлык финанс отчетларын, хезмәт хакын вакытында түләүне, салымнарны күчерүне катгый контрольдә тота.
Реклама буенча белгеч Светлана Банцырева рекламалардан керемнәрне арттыру өлкәсендә үз эшенең остасы. Күптән түгел безнең коллективта яңа веб-мөхәррир Руслан Исаншин эшли башлады.
Материалларны һәм мәкаләләрне оператив рәвештә әзерләү өчен яңа шофер Фәргать Залаков һәрвакыт хезмәт автомобиленә утырып чыгып китәргә әзер. 10 елдан артык шофер булып эшләгән Рәшит Сафин лаеклы ялга китте.
Редакция коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Бүгенгесе көндә газетаны 1700гә якын кеше алдыра һәм укый, 10 меңнән артык кеше безнең сайтка һәм социаль челтәрләргә язылган.
Без алга таба да райондагы барлык вакыйгаларны тулысынча яктыртырга һәм Яңа Чишмә районының елъязмасын алып барырга тырышырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев