Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре"нә язылу йомгаклары буенча "ТАТМЕДИА" АҖнең Рәхмәт хатлары тапшырылды

Атналык планеркада район хакимиятендә «ТАТМЕДИА» АҖнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына язылу кампаниясен оештыруда булышканнары һәм аны үткәрүдә актив катнашканнары өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев, мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина һәм мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова «ТАТМЕДИА» АҖнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Коррупциягә каршы пропаганда буенча «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе белән актив хезмәттәшлек итүе өчен район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева «ТАТМЕДИА» АҖнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүләкләрне газетаның баш редакторы Азат Мусин тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев