Яңа Чишмә коммуналь хезмәтләре яңа техника алган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың 41 район башлыкларына яңа коммуналь техника ачкычларын тапшырган.
Республика районнарына 69 машина җибәрелгән, алар урам-юл челтәрләрен карап тотуга билгеләнгән. Барлык машиналар да ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган.
Яңа Чишмә районы да яңа ГС 14.02 автогрейдеры алды. Ул «Яңа Чишмә ТКХ» МУПга тапшырылган. Предприятие начальнигы Алексей Иванов билгеләп үткәнчә, автогрейдер белән намуслы механизатор Евгений Петровичев идарә итәчәк. «Яңа техника юлларның һәм урамнарның чисталыгын тәэмин итәчәк», - дип ассызыклады Алексей Иванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев