Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасында зона семинарына әзерлек бара
Чара 6 апрельдә Россиядә мәдәни мирас елы кысаларында узачак.
Семинар «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны поликультуралы тәрбияләүдә инновацион алымнардан файдалану» дип атала.
Район балалар бакчалары тәрбиячеләрен һәм ата-аналарны әлеге чарада актив катнашырга чакырабыз, аерым алганда, 2022 елның 31 мартыннан 4 апреленә кадәр «Ландыш» балалар бакчасының Вконтакте битендә әлеге юнәлештәге үз эш тәҗрибәгездән инновацион кызыклы материаллар белән уртаклашырга чакырабыз. Чараның исемен, педагогның фамилиясен һәм балалар бакчасының тулы исемен күрсәтегез. Рәхим итегез!
Бүген, 31 мартта, «Ландыш» балалар бакчасында семинарга әзерлек көнендә балаларның әниләре - Алиса Савельева һәм Оксана Федотовалар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев