Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә һәм район авыллары Яңа ел төсмере ала

Район үзәгендә, шулай ук авыл җирлекләрендә әкияти кар шәһәрчекләре төзиләр һәм бизиләр

Иң яраткан Яңа ел бәйрәмнәре дә якынлашты. Хәер, бөтен дөньяда пандемия һәм санитар чараларны үтәргә кирәк булса да, бәйрәм итәсе килә шул... Чөнки Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм, ул балачакка кайту һәм кабат тылсымга ышану вакыты.

Һәр авылда балаларга да, өлкәннәргә дә күңелле булсын өчен чыршы, боз һәм әкият персонажларының кар сыннары ясалган әкияти шәһәрчекләр булдырыла. Декабрьдә кар әлләни күп яумаса да, кайберәүләр басу-кырлардан кар җыеп, төрле скульптура шедеврлары ясый алган.

Шәһәрчекләрне бизәүдә барлык бюджет оешмалары: авыл җирлекләре башкарма комитетлары, мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары катнашкан. Сыннар ясау өчен бозны сулыкларда кисеп алганнар. Бизәү эшләрен башкаруда ДВП һәм ОСПдан фигуралар кисеп, буяп та куйганнар.

Төрле урман җәнлекләре чыршы астында үз урыннарын алган, барлык мәйданда әкият персонажлары урнашкан. Биредә Алтын балык, кардан һәм фанерадан ясалган Емеля, Маша һәм Аю, матрешкалар, Убырлы карчык һ.б. бар, һәм, әлбәттә, бу ел символы – Үгезне дә ясаганнар. Шахмай авыл җирлеге «Күл буенда лилияләр һәм аккошлар янында бер үгез» дигән тулы бер скульптура композициясен иҗат иткән. Шәһәрчекләр кичен утлар белән җемелдәп тора, ә Архангел АҖ авылны иң яхшы төзекләндерүләре өчен бирелгән премиягә 180 метр яңа гирляндалар сатып алган.

Барлык яңа ел каникуллары дәвамында Иске Яңа елга кадәр шәһәрчекләрдә балалар уйнаячак, Яңа елны каршыларга өлкәннәр җыелачак.

- Хәзерге вакытта Шахмай авыл җирлегендә кар бөртекләре, боз сыннары ясау, ут белән бизәү – яңа ел мәшәкатьләренең берсе, - дип сөйли авыл җирлеге секретаре Гөлназ Нуруллина. - Өлкәннәр өчен бу бераз мәшәкатьле булса да, аның каравы, сабыйларга шатлык китерә. Әкияти шәһәрчек төзү идеясе җирле үзидарә советы утырышында тәкъдим ителде һәм өч авыл: Чертуш, Чаллы Башы һәм Шахмай авыллары хезмәткәрләре тарафыннан тормышка ашырыла. Бозны безнең ир-атлар Чертуш авылы буасында кистеләр. Галия Ризванова шушы боз кисәкләреннән искиткеч матур фигуралар ясый.

Җирлектә төрле бәйрәм чаралары – «Урманның хуҗасы кем?» дип аталган театральләштерелгән тамаша, китапханәләрдә китап күргәзмәләре һ.б. оештырылачак – боларның барысы да Яңа елны күңелле һәм истә калырлык итәчәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев