Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә муниципаль район Советы элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертте

Утырышта яңачишмәлеләргә бүләкләр тапшырылды.

29 декабрьдә узган дүртенче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советының 17 нче утырышында «2021 елга район бюджеты турында»гы район Советының элек кабул ителгән карарларына үзгәрешләр кертелде.

Депутатлар тарафыннан җир контроле турында, авыл җирлекләре җирле органнары вәкаләтләренең бер өлешен кабул итү турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр каралды һәм расланды, хакимиятнең яңа структурасы расланды, торак контроленә һәм районның шәһәр төзелешен проектлау нормативларына үзгәрешләр кертелде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов КФХ башлыгы Илдар Гарифуллинга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

«Сетевая компания» филиалының 5 разрядлы электромонтеры Николай Пузиковка район башлыгының Мактау грамотасын тапшырылды.

«Сетевая компания» филиалының 1 класслы машина йөртүче Иван Шилов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсы нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләргә акчалата сертификатлар бирелде: 2 урында - Красный Октябрь АҖ, 3 урында - Чуаш Чабаксары АҖ, ә инде Екатерина АҖ - 1 урында.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев