Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында халыкның хезмәт активлыгы мәсьәләсе каралды (фото)

Бүген,19 мартта, Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.

Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Халыкның хезмәт активлыгын арттыру чаралары турында доклад белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады.

Депутатлар тагын берничә мәсьәләгә тукталдылар һәм алар буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды.

Район авыл хуҗалыгының финанс-икътисад бүлеге начальнигы Надежда Суркова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхаковаларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Маланчева район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участок начальнигы Динар Әхмәтшин һәм Чуаш Чабаксарыннан үзмәшгуль Андрей Якимкин «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзалары булып кабул ителделәр.

Бүләкләрне һәм партбилетларны Вячеслав Козлов тапшырды.

Тулырак мәгълүматны «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының 26 март санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев