Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында халыкның хезмәт активлыгы мәсьәләләре каралды

Хезмәт активлыгы, үзмәшгульлек һәм даими үсеш авылны һәм аның тормыш рәвешен саклап калырга ярдәм итәчәк.

2022 елның 8 апрелендә Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды, анда халыкның хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карый башлаганчы, район башлыгы 2022 елның 2 мартында Акбүре АҖдән район Советы депутаты итеп сайланган Рафис Насыйровка таныклык тапшырды.

 Халыкның хезмәт активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча чаралар турындагы беренче мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады.

-2021 ел өчен кече эшмәкәрлек инвестицияләре 913 млн.сум тәшкил итте, - дип билгеләп үтте ул. - Шул исәптән халык инвестицияләре - 141 млн. сум. Ел саен авыл халкының тормыш-көнкүреше яхшыра һәм киләчәктә дә бу юнәлештә даими эш алып бару бик мөһим.

2021 елда КФХ һәм ШЯХларның тулаем продукция күләме авыл хуҗалыгы җитештерүенең гомуми күләменнән 54% тәшкил итә, ә аерым ШЯХ (шәхси ярдәмче хуҗалыклар) 2021 елда 823 млн.сумлык продукция җитештергәннәр (гомуми күләмнең 29%ы). Авыл халкы тарафыннан 433 млн. сумлык продукция сатылган яки һәр хуҗалыктан 90 мең сумлык.

Авылда тормыш сыйфатын яхшырту өчен төрле программалар - юллар, су, яктырту һ.б. тормышка ашырыла. Шулай ук ел саен ярдәм чаралары да күрсәтелә. 2021 елда халык 7,9 млн. сумлык субсидия алган (бер ШЯХга 1652 сум туры килә). Әмма кайбер җирлекләрдә тере, конкрет эш җитми. Әйтик, Шахмай АҖдә һәр хуҗалык 7шәр мең сум алган булса, Буревестник һәм Красный Октябрь АҖләрдә 11 тапкыр кимрәк.

 

 

2022 елда да мини-фермалар төзүгә (7 ел эчендә районда 48 ферма төзелгән, анда 240ка якын сыер бар), башмак таналар һәм берне бозаулаган сыерлар сатып алуга (7 ел эчендә 3,7 млн. сумлык ярдәм белән 300 баш терлек сатып алынган) ярдәм чаралары күреләчәк. Пай җирләрен арендалаган өчен исәп-хисап ясау буенча да эшләр начар түгел (2021 елга уртача бәя - 762 сум/га).

Үстерелгән продукцияне сатуда ярминкәләр нык булыша. 2021 елда 22 ярминкә оештырылган, анда 16,1 млн.сумлык продукция сатылган ( 9 млн. сумы - халык өлеше).

МЭТнең гомуми саныннан 4776сы ШЯХларда асрала (24%), сарыклар (72%), дуңгызлар - барлык 100%ы да шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлешенә туры килә. 100 хуҗалыкка терлекләр саны буенча Шахмай, Акъяр һәм Тубылгытау (212 - 281 баш) лидерлар булып тора. Красный Октябрьдә, Волчья Бистәсендә, Яңа Чишмәдә терлекләр аз.

2021 ел авыл халкы өчен сөт бәясе буенча да уңай булды, алар 2 сумга диярлек артты һәм 24 сумнан (кг) артыгракны тәшкил итте.

Районның җирле үзидарә органнарына халык белән берлектә хезмәт активлыгын арттыру һәм үзмәшгульлекне оештыру буенча бурычларны үтәү өстендә эшләргә кирәк, бу исә район халкының мул тормышта яшәвен арттыруга китерәчәк.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, булдыклы кешеләр өчен районда балыкчылык (бездә буалар күп), яшелчәчелек һәм җиләк-җимеш куаклары үстерү кебек отышлы тармаклар бар.

Аннары депутатлар район Советының кайбер норматив-хокукый актлары буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эшләүләре өчен 2299 нчы номерлы УИК секретаре Ольга Муханова, 2322 нче номерлы УИК секретаре Гөлназ Нуруллина һәм «Сайлаулар» ДАС системасы белгече Анна Нестерова РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Гуманитар йөк җыюны һәм аны ЛНР һәм ДНР халкына илтүне оештырган өчен Евгений Козлов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Солдатка бүләк» акциясендә авыл җирлекләре халкының актив катнашуы һәм керткән өлеше өчен Ленино АҖ хатын-кызлар советы рәисе Евгения Лавровага һәм Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцинага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Вячеслав Козлов шулай ук эшмәкәрләргә, фермерларга, битараф булмаган район халкына хәйрия акцияләрендә актив катнашканнары өчен тагын бер кат рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев