Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында лаеклыларны бүләкләделәр

Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышында энергияне саклау һәм балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре каралды.

Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.

Энергияне саклау буенча муниципаль программа үтәлеше турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова сөйләде. Бу мәсьәлә буенча төп бурычлар - энергияне сак тоту чараларының барысын да гамәлгә ашыру, гомумйорт исәпкә алу приборларыннан файдалануның 100% ын тәэмин итү һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру. Балаларның ялын оештыру мәсьәләсе буенча Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Нәзирә Кашапова мәгълүматы тыңланды. Җәйге ялның барлык төрләрендә 900дән артык бала, шул исәптән мәктәп яны лагерьларында – 274, «Факел» сәламәтләндерү лагерында 188 бала ял итәчәк. «Факел» лагеры беренче сменаны 14 июньдә ачарга планлаштыра. Шулай ук районда «Галактика балалары» палаткалы лагеры ике сменада эшләячәк.

Совет утырышында депутатлар кайбер норматив-хокукый актларга төзәтмәләр кертү мәсьәләсен карадылар һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

 Утырыш ахырында учреждениеләрнең һәм оешмаларның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.  2302 номерлы участок сайлау комиссиясе (УСК) рәисе Айрат Хамәтвәлиевка РФ Президенты Рәхмәте белдерелде. РҮХнең гомуми практика табибы Наталья Роменская ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, контрольхисап палатасы рәисе Роман Губкин ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 2309 номерлы УСК секретаре Надежда Абрамова һәм 2320 номерлы УСК рәисе Раилә Гарифуллина РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар. 2309 номерлы УСК рәисе Наталья Холина ТР ҮСКнең Мактау билгесе, ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне Вячеслав Козлов һәм Алсу Тархановалар тапшырды. Бүләкләнүчеләрнең фотоларын безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев