Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә полицейскийлары һөнәри бәйрәмнәрен лаеклы каршылаганнар

10 ноябрь – халыкның тынычлыгын һәм иминлеген саклаучылар бәйрәме

10 ноябрь - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. ЭЭМБнең шәхси составы, гражданнарның тыныч тормышын саклап, һөнәри бәйрәмне хезмәт постында каршылый. 

 Һәм, әлбәттә инде, бу көн алдыннан тәртип сакчылары 10 айдагы эшләренә йомгак ясадылар. 2021 елда район полиция бүлегендә үз һөнәри бәйрәмнәрен нинди күрсәткечләр белән каршы алулары турында Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы полиция подполковнигы Эдуард Жирнов сөйләп үтте.

«Ел саен бүлек җитәкчелегенең һәм шәхси составның төп тырышлыгы җинаятьчелек, җәмәгать тәртибен саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү, гражданнарның хокукларын, ирекләрен һ ә м з а к о н л ы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле һәм болар бар да шактый уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.  Агымдагы елның 9 айдагы нәтиҗәләр буенча безнең бүлек авыл районнары керә торган 3 категория бүлекчәләр арасында эшнең нәтиҗәлелеге буе н ч а ( г о м у м и җинаятьчелекне киметү һәм җинаятьләрне ачу күрсәткечләрен яхшырту) 2 урында тора.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүлекчә эшенең нәтиҗәлелегенә иҗтимагый куркынычсызлыкка һәм җәмәгать тәртибенә каршы җинаятьләрне ачыклау, икътисад өлкәсендә, узган еллардагы җинаятьләрне ачу, югалган кешеләрне эзләү, шулай ук балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрнең булмавы уңай йогынты ясады.

Форсаттан файдаланып, Эчке эшләр органнарына җаваплы һәм авырлыклардан курыкмаган, армиядә хезмәт итеп кайткан яшьләрне чакырасым килә. Бүгенге көндә бездә дүрт вакансия бар: полициягә шоферлар, полициянең участок уполномоченные һәм җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченный.

 Полиция бүлегенең шәхси составы бәйрәмне үз постында каршы алуга да карамастан, без ЭЭБ ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, күп кенә полиция хезмәткәрләрен билгеләп үтәчәкбез, алар арасында УГР начальнигы Александр Митрясов, ЮХИДИ инспекторы Раил Шәфигуллин һ.б. бар.

Александр Митрясов: «Авырлыклардан курыкмыйм, җиңәргә тырышам»

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Александр Митрясов 14 ел хезмәт итә.

 Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, ул кайда эшләргә икән, дип уйланмаган: үз һөнәрен бала чактан, милиция эше турында совет нәфис фильмнарын караганда ук уйлап куя. Аның кумирлары - «Следствие вели знатоки» сериалыннан Знаменский һәм Томин, «Место встречи изменить нельзя» фильмында капитан Жеглов һәм башкалар була.

Яшүсмер чагындагы патриотизм һәм гаделлек хисләре Александрда хәзер дә бар. Тикшерүдән җинаятьчеләрне эзләү оперативнигы вазыйфасына күчерү турындагы тәкъдимгә ризалык бирүенә ул бер тапкыр да үкенмәгән.  Вазыйфа җиңелләрдән түгел, аның үзенчәлеге җинаять-җәза бирелә торган гамәлләр кылган затларны ачыклау, җинаятьләрне кисәтү һәм ачу, җинаять кылуның сәбәпләрен һәм шартларын билгеләүдән гыйбарәт. Ягъни бөтен эш криминал һәм җинаятьчелекнең иң авыр чагылышы белән бәйле.

 «Бу адымга барма дип, мине үгетләүчеләр дә булды, - дип сөйли Александр Митрясов, - мин тынычлыкны да, ялны да, гаиләне дә күрмәячәкмен, диделәр (проблема да шуннан башланырга мөмкин бит, ә мин ул вакытта өйләнгән идем инде).   Хатыным Татьяна мине аңлады, ә уганнарым хуплады.

Беренче вакытларда авыр булды, әмма эшнең асылына тиз керештем һәм барысына да күнектем. Кыенлыклардан курыкмыйм, мин аларны җиңәм.

Хәзер минем ышанычлы тылым бар: чибәр хатыным Татьяна һәм менә дигән өч балам, без аларны да гадел, чыдам итеп тәрбияләргә тырышабыз. Олы улым Максим мәктәптә укый һәм боксның спорт секциясенә йөри, ярышларда билгеле бер уңышларга ирешә. Тугыз яшьлек Даша да мәктәптә укый, ул әле сәнгать мәктәбендә бию белән дә шөгыльләнә, өч яшьлек Андрей балалар бакчасына йөри.

Мин гаиләдә бәхетле һәм хезмәттә кирәкле кеше, димәк, тормышым җайланган дип әйтеп була.

 

Раил Шәфигуллин: «Юллардагы хәлләр торышы Дәүләт автоинспекциясенең булуын таләп итә»

Раил Шәфигуллинның дәүләт автоинспекторы булуын язмыш үзе хәл иткән - ул эчке эшләр органнары хезмәткәре гаиләсендә туган. Әтисе Ринат Вагыйз улы Шәфигуллин озак еллар ДАИ инспекторы булып хезмәт иткән.  Әнисе Раилә Исмәгыйль кызы - балалар бакчасында тәрбияче. Аның әти-әнисе һәрчак Раилгә кешеләр белән мөнәсәбәттә, эштә җаваплылык үрнәге булып торган.

 Казан университетын тәмамлаганнан соң, Раил армия сафларында хезмәт итә һәм 2016 елда Яңа Чишмәгә әйләнеп кайткач, район полиция бүлегендә административ законнарны үтәү буенча инспектор вазыйфасында эшли башлый.

 Тиздән полиция лейтенанты Раил Шәфигуллинга шул ук вазыйфада, тик юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекциясе бүлегендә хезмәт итәргә тәкъдим итәләр.

«2018 елда безнең коллективка яшь хезмәткәр килде, беренче көннән үк аңа бу эшнең ошавы, хезмәт вазыйфаларын үтәүгә җаваплы каравы, ышанычлы кеше булуы күренеп тора иде», - диде аның турында ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.

Раил үзе хезмәте турында болай ди: «Юллардагы хәлләр тор ы ш ы Д ә ү л ә т автоинспекциясенең даими катнашуын таләп итә. Видеофиксаторлар, әлбәттә, кирәк, тик алар, әйтик, исерек шоферларны яки хокук бозуларны, тонировка белән идарә итүчеләрне туктатмаячак. Ә ЮХИДИ инспекторлары, юлларда вакытлыча күзәтү постлары оештырып, мондый йөртүчеләрне әллә каян ук сизәләр».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев