Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә район прокуратурасы коррупцион хокук бозуларның 42 очрагын ачыклады

Яңа Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан 2020 елгы хисап чорында коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуның 42 очрагы ачыкланды

Ачыкланган хокук бозулар буенча 16 протест китерелде, закон бозуларны бетерү турында 4 күрсәтмә кертелде, аларны карау буенча 19 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, РФ КоАПның 19.29 статьясы буенча административ тәртип бозу турында эш кузгату өчен карар чыгарылды, ул мировой суд тарафыннан каралган һәм гаепле кешегә штраф салынган, РФ УПКның 2п. 2 ч. 37ст. нигезендә 1 материал гомумкүзәтчелеккә тикшерүгә җибәрелгән.

 Район прокуратурасы тарафыннан күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат биргәндә тәртип бозулар, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча таләпләрне үтәмәү очраклары ачыкланды.

«Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында» Федераль законны үтәү йөзеннән 800дән артык проект һәм норматив-хокукый акт тикшерелде.

 Район прокуратурасы тарафыннан җирле үзидарә органнарының 70 норматив-хокукый акт проектлары буенча коррупциоген факторларны бетерүне тәэмин итте.

«Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законның 12 статьясы нигезендә (25.12.2008, №273 ФЗ) оешма (учреждение) җитәкчеләре элекке дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне хезмәт килешүе буенча эшкә алу турында 10 көн эчендә мәгълүмат бирергә тиешләр.

Әмма әлеге таләпләр районның барлык эш бирүчеләре тарафыннан үтәлми. Әйтик, 2020 елның 14 маенда Яңа Чишмә суд районының 1 нче номерлы суд участогы җәмәгать суды карары белән Яңа Чишмә районы учреждениеләренең берсендә директор РФ КоАПның 19.29 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм аңа 20 мең сум штраф салынды (штраф түләнгән).

2020 елның хисап чорында Яңа Чишмә районында 2 коррупцион җинаять ачыкланды.

2020 елның 9 октябрендә ТР буенча Чистай МРСО СУ СКР тарафыннан район прокуратурасының тикшерү материаллары буенча РФ Җинаять кодексының 160 ст. 3 ч., 285 ст. 1 ч. буенча бюджет учреждениесенең элекке җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатылган, эш тикшерү стадиясендә.

2020 елның октябрендә район прокуратурасы тарафыннан Яңа Чишмә район судына тикшерү өчен РФ ҖКнең 160 ст. 3 ч., 292 ст. 1 ч. буенча җинаять эше җибәрелгән, ул Яңа Чишмә муниципаль районының бер АҖ башлыгына (элекке) карата кузгатылган.    Әлеге кеше законсыз рәвештә акча алу максатыннан, хезмәт мәнфәгатьләренә карамастан, алдау юлы белән  рәсми документка  ялган белешмәләр керткән. Сүз бер яктан АҖ башкарма комитеты исеменнән, ә икенче яктан  АҖдә яшәүче берәү исеменнән хезмәт күрсәтүгә (24 мең сумлык) төзелгән килешү турында бара, аның шартлары үтәлмәгән, ә акча АҖ башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан алынган.

Гражданлык җәмгыятендә район прокуратурасы тарафыннан әлеге социаль куркыныч күренешне бетерү максатларында, коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү дәвам итәчәк.

Ленар Мисбахов, район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев