Яңа Чишмә район суды мошенникны рәшәткә артына озаткан
ТР Яңа Чишмә район суды РФ Җинаять кодексының 159 ст. 2 өлешендә каралган милеккә каршы җинаять кылуда (мошенниклыкта, ягъни алдау яки ышанычын аклау юлы белән чит кеше милкен урлау яки дүрт кешегә шактый зыян салып чит кеше милкенә хокук алу) гаепләнүче В. га карата җинаять эшен карады.
Шулай итеп, 2019 елның ноябрендә Л.га «D,Е» категорияле машина йөртү таныклыгын алуда ярдәм итү тәкъдиме белән алдалап, аның акчасын алган: Л. аның банк картасына 14000 сум, аннары 10000 сум күчергән, аның өчен кредитка тышкы аккумуляторлы телефон (барысы бергә 50 мең сум), ә аннары 100 мең сум тирәсе торган айфон алу өчен банктан кредит алган, ә В., үз чиратында, кредитларны үзем түлим һәм Л.га акчаны кире кайтарачакмын, дип расписка язган, хәер, бу йөкләмәләрне ул үтәргә җыенмаган. Нәтиҗәдә В. алдау юлы белән Л.га 170000 сумлык матди зыян китергән.
2019 елның декабрендә, В. зыян күрүче М.ны үзенең чын ниятләренә ышандырып, әйткән сүзен үтәмәвен белеп, телефон аша сөйләшкәндә М.га түбән бәядән прицеп (тагылма) сатып алырга тәкъдим итә һәм ике атна эчендә аны китерергә вәгъдә бирә, зыян күрүчедән задаток сыйфатында акча сорый, шуннан соң М. аңа үзенең банк картасы буенча 30 мең сум акча күчерә, ә аннары берникадәр вакыт үткәннән соң, В. үтенече буенча аңа тагын бурычка 15 мең сум акча бирә.
2020 елның гыйнварында, «Вконтакте» социаль челтәрендә үгез сату турында М.ның игъланын күреп аннан 310 сумнан (кг) 250 кг сыер ите сатып алырга килешә. Аның янына килеп, җинаять максатларында М. белән ышанычлы мөнәсәбәтләрдән файдаланып, алдалап 280 килограмм сыер ите сатып ала һәм 2020 елның 1 февраленә кадәр ит өчен 84000 сум күләмендә акча түләү йөкләмәсе язылган расписка бирә.
2020 елның гыйнвар ахырында В. зыян күрүче А.га арзан бәядән элек кулланышта булган насос-компрессор торбаларын сатып алырга тәкъдим итә. А. янына килгәч, аны үзенең чын ниятләренә карата ялгыштырып, йөкләмәне үтәмәвен белеп, бер атна эчендә НКТ торбаларын китерәм дип ышандыра һәм 60 000 сум акча алуы турында расписка биргән, шулай итеп задат сыйфатында бирелгән 60000 сум акчага да ия була. 2020 елның 1 февралендә ул, җинаять гамәлләрен дәвам итеп, элек кулланышта булган 63 мм диаметрлы насос-компрессор торбаларын һәм бораулау шлангаларын түбән бәяләрдән сату нияте белән алдалап, А.га банк картасы счетына 48500 сум күләмендә акча күчерергә тәкъдим итә.
Әлеге җинаять эше буенча зыян күрүчеләрдән алынган барлык акчаларны В. үз максатларында туздырган һәм кире кайтарырга җыенмаган.
Татарстан Республикасының Яңа Чишмә район суды карары белән В. барлык маддәләр буенча да гаепле дип табылган һәм реаль иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза алган, шулай ук ул зыян күрүчеләргә зыянны капларга тиеш. Апелляция инстанциясе район суды карарын үзгәрешсез, ә хөкем ителүченең апелляция шикаятен канәгатьләндермичә калдырды.
Гаепләнүченең үгет-нәсихәтләренә бирешеп, банк карталары буенча акча күчергән яки биргән гражданнарның ышанычлылыгы гаҗәпләндерә. Аның гамәлләреннән әлеге 4 кеше генә түгел, ә күбрәк тә зыян күрүчеләр бардыр, дигән фаразлар да бар, тик аларның барысы да тикшерү органнарына гариза белән мөрәҗәгать итмәгән. Моннан тыш, билгеле булганча, Татарстанның башка районнарында яшәүчеләр дә аның мошенниклык гамәлләреннән зыян күргән. Татарстаннан гына да түгелдер әле. Чөнки әлеге В. шулай ук ТР Аксубай районы суды тарафыннан да шундый ук җинаятьләр өчен хөкем ителгән булган, аңа карата башка судларда да мошенниклык кылу турында эшләр бар.
ТР Яңа Чишмә район судының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев