Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районда халыкның мәдәни объектларга йөрүен арттыру юнәлешендә эш яхшы алып барыла

Мәдәният хезмәткәрләре 2021 елның 4 аена йомгак ясадылар.

Төрле мәдәни чараларны халык өчен уңайлы булган вакытта үткәрү, алар турында анонслар бирү, шулай ук һәвәскәрләр берләшмәләрен булдыру мәдәният хезмәткәрләренә халыкның мәдәният учреждениеләренә йөрүен берникадәр күләмдә арттырырга мөмкинлек биргән. Бу хакта РМЙ бинасында Ринат Фәсахов катнашында узган киңәшмәдә әйтелде. Анда 2021 елның 4 аенда мәдәният хезмәткәрләренең эшенә йомгак ясалды. Киңәшмә башланганчы Ринат Фәсахов РМЙ бинасын һәм аның янәшәсендәге территорияне карап чыкты, бинаны һәм аның тирәсен төзекләндерү эшенә уңай бәя бирде.  

Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова үз чыгышында районның мәдәни учреждениеләре эшчәнлеген гомумиләштерде һәм бүлек җитәкчеләренә эш нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләргә тәкъдим итте.

ҮКС директоры Валентина Семеняк клублар системасы эшчәнлегенең барлык юнәлешләре турында сөйләп үтте: ул концерт программалары һәм кинофильмнар күрсәтүдән тыш клуб формированиеләрен булдыру, үзешчән коллективларны оештыру  һәм башкаларны үз эченә ала.

«Узган еллар тәҗрибәсенә карап, түләүсез  рәвештә үткәрелә торган тематик акцияләр һәм чаралар саны арттырылды. Космонавтика көненә, Чернобыль фаҗигасенә багышланган документаль фильмнар, шулай ук тәмәке тартуның, алкогольле эчемлекләрнең балалар сәламәтлегенә зыян китерүе турында, СПИДны, хокук бозуларны һәм терроризмны профилактикалау буенча видеороликлар күрсәтелде.

Авыл клубларында һәм мәдәният йортларында үзешчән коллективларда һәм клуб оешмаларында катнашу популярлаша бара.   

Театр коллективларында 170 кеше катнаша, фольклор коллективларда катнашучылар саны 135кә җитте, хореография түгәрәкләрендә катнашучылар саны азаеп, 143 кешене тәшкил итсә дә , аның каравы үзешчән халык иҗаты коллективларында катнашучылар саны 94 кешегә артты һәм 944 кешене тәшкил итә»,- дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

Төрле конкурсларда катнашу өчен ҮКС хезмәткәрләре  тарафыннан 13  грант проекты әзерләнгән һәм җибәрелгән. Бүгенгесе көндә  ПАО «Татнефть» төбәк конкурсында грант алучылар исемлеге билгеле һәм җиңүчеләр арасында «Сәламәт авыл» проекты авторы Светлана Питеркина да бар (Ленино АМЙ). Грант күләме 360 000 сум.

Мәдәният йортларының социаль челтәрләрендә  анда уздырыла торган чаралар турында  мәгълумат урнаштыру (видеоязмалар һ.б) популярлашты. Чертуш, Акбүре, Чаллы Башы,  Архангел Бистәсе мәдәният йортларының социаль челтәрләрендә  элеге эш аеруча актив алып барыла.

Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше турында аның директоры Светлана Мартышова хисап тотты.

Районда бу эшне 21 авыл филиалы, Үзәк китапханә һәм район балалар китапханәсе башкара.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, китапханәләр фондына документлар керүнең даими чыганакларының берсе – ул бүләкләр. Китапханә өчен дә, китап укучылар өчен дә иң кыйммәтле бүләкләр ул, әлбәттә, китаплар. Яңа Чишмәдә яшәүче Нина Черняк, Любовь Мухитова, Ольга Холина, иерей Симеон Камаев тарафыннан китапханәләр фондына 232 данә әдәбият басмалары бүләк ителде.

Апрель-май айларында балалар, өлкәннәр, имин булмаган гаиләләр, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 240 мәдәни-массакүләм чара үткәрелде. Апрель китап күргәзмәләренә дә бай булды.

Үзәкләштерелгән китапханә системасында 26 һәвәскәр оешма эшли, шуларның 17се – балалар өчен, 9зы зурлар өчен. Түгәрәкләргә барлыгы 173 кеше йөри.

Апрель аенда мәдәният хезмәткәрләре ике номинация буенча Мәдәният министрлыгы грантында катнаштылар:

«Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе хезмәткәре» һәм «Иң яхшы учреждение - 2021». Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы чаралары турында барлык мәгълүмат аның Instagram социаль челтәрендә урнаштырыла. Мастер-классларны төшереп, видеороликлар ясау, шулай ук социаль челтәрләрдә төрле темаларга конкурслар оештыру эше дәвам итә.

Туган якны өйрәнү музее эше турында аның фәнни хезмәткәре Галина Желткова сөйләде:

«Авыл музеенда уникаль материаллар: кулъязмалар, фотоальбомнар, өлкәннәр истәлекләре тупланган. Әлеге материаллар нигезендә мәдәни -агарту эшләре уңышлы алып барыла. Музей эшчәнлеге актив, эмоциональ яктан бай эш формалары таләп итүче яшьләргә юнәлдерелгән. Бу юнәлештә (яшьләр өчен) уздырылган чаралар арасында алар күңеленә иң хуш килгәннәре дип тематик һәм патриотик әңгәмәләр, лекцияләр, телдән журналлар, талантлы һәм мавыгучан кешеләр белән очрашулар, тематик күргәзмәләр, китап күргәзмәләре һәм фотокүргәзмәләр, календарь һәм тематик бәйрәмнәр, Хәрби дан көннәре, викториналар һәм конкурслар, мастер-класслар танылды. Апрель аенда 7 лекция һәм әңгәмә үткәрелде, аларда 123 кеше катнашты.

Әйтик, 14 апрельдә «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Туган ягым Яңа Чишмә» дип исемләнгән тематик экскурсия үткәрелде. Балаларны Яңа Чишмә авылының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, шулай ук элеккеге заман йорт кирәк-яракларын күрсәттеләр.

Бүгенге көндә Яңа Чишмә районының Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее сайтында 560 фронтовик, 42 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1616 тыл хезмәтчәне, 2 Советлар Союзы Герое, 37 сугыш чоры баласы, 43 концлагерь тоткыны, 29 мемориаль һәйкәл турында мәгълүмат, шулай ук безнең районда үткәрелә торган патриотик чаралар хакында 23 яңалык урнаштырылган.

Хәзергесе вакытта Яңа Чишмә районы корпункты 94325 балл туплаган һәм Татарстан республикасының 45 шәһәре арасында 3 нче урынны алып тора. Яңалыклар тасмасын урнаштыру буенча 6 нчы урында, «Үлемсез полк» акциясе буенча 5 нче урында.

Бу елның апрель аенда музейга тапшырылган әйберләрнең гомуми саны 24 экспонат тәшкил итте. Аларны Анастасия Ивановна Гасилова бүләк итеп тапшырды. Нигездә, бу көнкүреш әйберләре – сөлгеләр, чигү үрнәкләре, челтәр кәрнизләр.

Бүгенгесе көндә музей фонды 1103 саклау берәмлеген тәшкил итә. Төп фондтагы 755 музей предметы экспонат рәвешендә күрсәтелде.

ТР Мәдәният министрлыгы үткәргән конкурста катнашу өчен Туган якны өйрәнү музее тарафыннан ике гариза бирелде. Берсе «Иң яхшы музей» номинациясендә Акбүре авылы Буыннар мирасы музеен һәм  икенчесе «Муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә туган якны өйрәнү музее фондларын саклаучы  Марина Былинкинаны катнаштыруга.

2021 елның 4 аенда мәдәният хезмәткәрләренең эше канәгатьләнерлек дип танылды.

Ринат Фәсахов мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә халык белән эшләүдә куллану өчен берничә тәкъдим кертте, аларга  алга таба да уңышлар теләде. Киңәшмә ахырында  бу айда туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев