Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы аграрийлары бөртекле культураларны урып-җыю эшләренә керештеләр

15 июльгә 1320 гектар көзге культуралар суктырылган, бу барлык мәйданның 3,1% ын тәшкил итә.

Район буенча барлыгы 52 мең гектардан артык мәйданны биләгән бөртекле һәм техник культураларны җыеп аласы бар. Шул исәптән 13,3 мең гектары - арыш һәм көзге бодай, 9,2 мең га - сабан бодае, 13,8 мең га - арпа, 3,7 мең га - бөртеккә кукуруз, 1,6 мең га - солы, 500 га якын борчак һәм вика, 200 гектардан артык - карабодай.
Моннан тыш, 10 мең гектарлы мәйданда техник культуралар бар, шул исәптән 5,3 мең га - рапс, 2 мең га – көнбагыш һәм 2,7 мең га - җитен, горчица, торма.
Комбайннарның техник әзерлеге начар түгел, аларның барысы да, нигездә, кадрлар белән тәэмин ителгән. Урып-җыю вакытында комбайннарның герметиклыгына, шулай ук аларның коры һәм эссе һава торышы аркасында килеп чыгарга мөмкин булган янгынга каршы саклану чаралары белән тәэмин ителешенә аерым игътибар бирергә кирәк.
Мондый һава торышында бөртекле культуралар көн саен 3-3, 5% ка кадәр дым югалта һәм югалтуларны булдырмас өчен аларны вакытында җыеп алырга кирәк.
- Урып-җыюда 80нән артык комбайн катнашачак, ә бит 50 мең гектардан артык урып-җыю мәйданы бик зур күләм. Район буенча 1 комбайнга йөкләнеш - 700 гектар, ә «Агро-Основа» һәм «АгроРаздолье» ҖЧҖләрендә бу - 1000 гектардан артык, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Бу ике агрофирма комбайннарны читтән җәлеп итәчәк. Барлык игенчеләргә үстерелгән уңышны (кызганычка каршы, быел аны бик югары дип әйтеп булмый) матур көннәрнең һәр минутыннан файдаланып, оптималь срокларда җыеп алырга кирәк. Кайбер хуҗалыкларда ындыр табакларын, үлчәү җиһазларын, сортлау агрегатларын әзерләү мәсьәләләре ахырына кадәр хәл ителмәгән - аларны да урып-җыюга тулысынча әзерләргә кирәк.
Беренчеләрдән булып басуларга үз комбайннарын «Скоков Н.А.», «Козлова М.И.», «Нурхамәтов З. М.», «Вәлиев Ф. Р.» һәм «Архангельское» КФХлары чыгарганнар.
«Скоков Н.А.» КФХсында көзге бодай суктыруда өч «Nova-340» комбайны эшли. Комбайннар өр - яңа (лизинг буенча алынган), механизаторлар Петр Дорофеев, Виктор Паньшин һәм Сергей Ушаков тәҗрибәле һәм эштә тоткарлыклар юк. Ашлык ташуда шоферлар Вячеслав Паньшин һәм Максим Шаховлар эшли.
- Орлыкларны ашлама кертеп чәчтек, ике тапкыр яфрактан тукландыру үткәрдек, әмма корылык аркасында уңыш югары түгел – гектарына 16 центнердан бераз артыграк, – ди Николай Скоков. – Чиратта -  арыш, аннары тагын 1000 гектарга якын сабан культуралары.
Суктыру белән беррәттән салам пресслау да бара, анда Анатолий Ушаков һәм Сергей Симагановлар мәшгуль.
«Барлык прессланган саламны ферма территорияләренә илтәчәкбез, быел ул күп булмаячак, чөнки икенче кат уңышка өмет юк, сенаж да 2020 ел дәрәҗәсеннән азрак булачак», - дип билгеләп үтте Николай Скоков.
Хуҗалыкта туңга сөрүгә дә керешкәннәр - 180 гектардан артык мәйдан сөрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев