Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы аграрийлары чәчүлекләрне карау белән мәшгуль

Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне карау – корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәш һәм игеннәрне тукландыру бара.

Көн саен район кырларында кимендә 12 агрегат - химик препаратлар сиптергечләре эшли.

«АгроРаздолье», «Агро-Основа», «Закрома» ҖЧҖләрдә, «Архангельское» «Козлова М.И.» КФХлары да һәм кайбер башка хуҗалыкларда бу эш яхшы оештырылган.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 1 июньгә булган оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, корткычларга каршы - 9500 гектар, чүп үләннәренә каршы - 16100 гектар, авыруларга каршы - 8500 гектар чәчүлек җир эшкәртелгән.

Үсемлекләрне саклау белән бер үк вакытта чәчүлекләрне сыек минераль ашламалар белән яфраклардан һәм тамырдан тукландыру бара. Бу мөһим агрочара 13400 гектарда башкарылган.

Яңа Чишмә районының «Агро-Основа» ҖЧҖдә (Шахмай авылында) һәм «Козлова М.И.» КФХ да (Волчья Бистәсендә) ике эремә узелы төзелгән һәм кулланыла. Эремә узелларын булдыру сыйфатлы эремә әзерләргә һәм химик препаратлар тәэсиренең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев