Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы авыл Сабан туйларында батыр калучылар

Район Сабан туе алдыннан, 12 июнь көнне, районның биш торак пунктында Сабантуйлар оешкан төстә үтте.

Акъяр, Чертуш һәм Чаллы Башы авыллары белән берлектә уздырылган Шахмай Сабан туенда Чертушта яшәүче, «Агро-Основа» ҖЧҖ механигы Риназ АБДУЛЛИН (ул шулай ук 85 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә район Сабан туенда җиңүче булды, әмма травма аркасында абсолют батыр исеменә көрәшә алмады) җиңү яулады.

Акбүре Сабан туенда шушы авылда туып-үскән, Казанда яшәүче Рафил ЗАЛАКОВ җиңде.

Зирекле Сабан туенда, танылган көрәшче Марат Садыйковның улы, җирле эшмәкәр Илфат САДЫЙКОВ батыр булып калды.

Тубылгы Тау Сабан туенда Лениногорск районында яшәүче (ә хатыны-Тубылгы Таудан), нефтьче Зөлфәт ГАЛИУЛЛИН җиңү яулады.

Әдәмсә Сабан туенда шул ук авылда туып-үскән, Түбән Камада яшәүче Нияз ГАТАУЛЛИН иң көчлесе булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев