Яңа Чишмә районы Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Татарстанда ул санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз 2021» республика акциясе кысаларында уза.
24 апрельдә Яңа Чишмә районы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре бөтен ил буенча үткәрелә торган Бөтенроссия экологик шимбә өмәсенә кушылдылар. Безнең республикада ул санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз 2021» республика акциясе кысаларында уза.
Район үзәге һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр урамнарны, паркларны, ишегалларын, биналар янындагы территорияләрне, гомуми кулланылыштагы юлларны төзекләндерүгә чыктылар. Алар чүп-чарны, узган елгы яфракларны һәм үләнне җыештыралар, клумбаларны төзекләндерәләр, агачлар, урам баганалары һәм тротуарларны агарталар, агачлар, куаклар утырталар.
Гомумән алганда, өмәдә районның эшкә яраклы һәр кешесе катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев