Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы бюджеты беренче укылышта кабул ителде

9 декабрьдә булып үзган Яңа Чишмә муниципаль район Советының XVI утырышында районның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре каралды һәм 2022 елга район бюджеты расланды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин, район суды рәисе, район прокуроры, Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча бүлек начальнигы, район Советы һәм Башкарма комитетта хезмәт куючы бүлек начальниклары һәм урынбасарлар, мәктәптә һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр, социаль өлкәдәге, предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, иҗтимагый оешма рәисләре, район мөхтәсибе, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Депутатлар бертавыштан утырыш секретаре итеп Акъяр авыл җирлегеннән депутат Данияр Гайнуллинны сайладылар.

Райондагы социаль-икътисади үсешне фаразлап һәм 2022-2024 елларга куелган бурычлар турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады.

«Агымдагы елда тулай территориаль продукт (ВТП) күләменең 2020 ел дәрәҗәсенә карата 110 процентка үсүе көтелә һәм ул 16858 млн.сум тәшкил итәчәк.

Районның сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 23 млрд. сумлык продукция озатылган. Авыл хуҗалыгындагы тулай территориаль продукция күләме якынча 2,1 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Икътисадта булган кыенлыкларга карамастан, төп капиталга инвестицияләр күләме 5 млрд. сумнан артык сумманы тәшкил итәчәк.

Райондагы хәлләр торышы тотрыклы булуның төп факторы булып - халыкның реаль керемнәре тора: ел нәтиҗәләре буенча 2021 елда район буенча уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артып китәчәк (109,7 % үсеш белән).

Яңа Чишмә районында социаль-икътисади үсешне фаразлаганда, районның 2022-2024 елларга ВТП алдагы елларда 3 процент үсеш белән 17,3 млрд.сум булыр дип көтелә.

Сәнәгать продукциясе күләмен - 14,3 %ка, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне 20,5 %ка арттыру планлаштырыла.

2024 елга кадәр төп капиталга инвестицияләр күләмен 5990 млн. сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

2022 елга фаразлаулар буенча районда уртача хезмәт хакы 54055 сум тәшкил итәчәк, ә 2024 елга ул 61888 сумга җитәчәк.

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Тухтаманова бюджетның керем чыганаклары һәм депутатларның планлаштырылган чыгымнары турында сөйләде.

2022 елга район бюджетының кереме 584008,5 мең сум күләмендә булуы фаразлана. Бу узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 55275,9 мең сумга артыграк. Чыгымнарның гомуми суммасы 584008,5 мең сум күләмендә каралган.

Чыгымнарның иң зур өлеше - социаль-мәдәни өлкәгә туры килә, алар 489089,7 мең сум тәшкил итәчәк.

Яңа Чишмә районының Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин  район Советының «2022 елга һәм 2023 - 2024 елларга планлаштырылган район бюджеты турында» дигән карар проектына нәтиҗә белән чыгыш ясады.

Яңа Чишмә муниципаль районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының 2021 елдагы эше һәм 2022 елга куелган бурычлары турында аның рәисе Наталья Попкова мәгълүмат бирде. Үз чыгышында ул муниципаль милектә калдык бәясе 1 191 345 000 сум булган 6060 берәмлек милек булуын билгеләп үтте. Күчемсез милекнең гомуми мәйданы 131 мең 061 кв. м тәшкил итә.

«2022 елга Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль район Советының перспектив планын раслау турында»гы доклад белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады.

Депутатлар советына Яңа Чишмә районы гражданнары арасында торак урыны алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗлар исемлеген раслау мәсьәләсе чыгарылды. Районның төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Диләрә Кабирова әлеге мәгълүматны карарга тәкъдим итте.  Депутатлар бертавыштан күп балалы гаиләләргә торак төзү карарын хуплады.

Яңа Чишмә муниципаль район Советының XVI утырышында катнашкан депутатлар һәр мәсьәлә буенча фикер алышканнан һәм тавыш биргәннән соң, беренче укылышта район бюджеты проектын кабул иттеләр.

Утырыш җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән район кешеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев