Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы делегациясе Казанда үткән тантаналарда катнашкан

Тантана Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында опера һәм балет театрында узган.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чарада Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы делегациясе катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, һәркайсыбыз өчен Җиңү көне - үзенчәлекле бәйрәм. «Һәр гаиләдә үз геройларының истәлеген саклыйлар. Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Аларның батырлыгы турында без балаларыбызга, оныкларыбызга, оныкчыкларыбызга сөйләрбез», - диде Президент.

Татарстан халкының хезмәт батырлыклары аерым игътибарга лаек, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов: «Үз-үзләрен аямыйча, завод һәм фабрикалар хезмәткәрләре тәүлек буе станокларда эшләгәннәр, авыл хезмәтчәннәре сугышка миллионлаган тонна азык-төлек озатканнар, табиблар һәм шәфкать туташлары йөзләгән мең сугышчының гомерен саклап калганнар. Җиңүгә фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкилләре дә зур өлеш керткән».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев