Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы депутатлары милли сәясәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 12 нче утырышында милли сәясәт һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү программасын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.

 Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.
Милли сәясәт программасын тормышка ашыруның барышы турындагы мәгълүмат белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев чыгыш ясады. Яңа Чишмә районында 14,8 меңнән артык кеше яши, шуларның 7546сы - руслар (50,9%), 6435се – татарлар (43,4%), 608зе - чуашлар (4,1%) һәм 237се башка милләт кешеләре (1,6%).
Соңгы елларда милли состав үзгәрә - элеккеге союз республикаларыннан (Үзбәкстан, Таҗикстан, Әрмәнстан һ.б.) чыгучылар саны арта.
Районда ике дин таралган: ислам һәм православие, 12 мәчет һәм 7 чиркәү бар. Район халкы бер-берсе белән тату һәм бердәм яши, бернинди милләтара конфликтлар да юк.
Районыбызда бу мәсьәлә буенча күп кенә чаралар: конкурслар, фестивальләр, спартакиадалар, олимпиадалар үткәрелә.
Район җитәкчеләренең барлык мәгариф, мәдәни учреждениеләрен көйле эшләтүе, Татарстан Республикасындагы барлык телләрне алга таба үстерү өчен шартлар тудыруы, гражданлык татулыгын, халыклар арасында үзара аңлашуны һәм татулыкны саклап калуга һәм мәдәни күптөрлелекне саклау өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итә.
Мәктәпкәчә белем бирүне алга таба үстерү мәсьәләсе буенча чыгыш ясаган Анна Бутина, соңгы вакытта бу мәсьәләгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. 2021-2025 елларда өстенлекле юнәлешләр булып мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уңайлы мохит булдыру, гаилә һәм балалар бакчасы арасындагы үзара бәйләнешне, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең дәвамчанлыгын тәэмин итү тора.
Аннары депутатлар районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турындагы Положениене расладылар, район бюджеты турындагы карарга үзгәрешләр керттеләр һәм тагын берничә норматив-хокукый актны карадылар.
Фикер алышкан барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев