Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы эшмәкәрләре күзәтчелек органнары белән очрашканнар

Кичә хакимият бинасында районның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен семинар узган.

Бүгенгесе көндә эшмәкәр булу җиңел түгел. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бизнеста уңыш вакыт белән бергә атлаучы, закон һәм хокук мәсьәләләрендә хәбәрдар булырга тырышучыларга гына юлдаш.

Эшмәкәрләр белән очрашуга район прокуратурасы, салым инспекциясе, Дәүләт алкоголь инспекциясе, Роспотребнадзор вәкилләре килгән. Район прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, бизнеска нинди дә булса тикшерүләргә мораторий кертелүен билгеләп үткән, планлы тикшерүләр бары тик контроль объектларының зур булмаган ябык исемлегенә карата гына сакланачак (санитар-эпидемиология, ветеринария һәм янгын күзәтчелеге, шулай ук сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендәге күзәтчелек кысаларында).

Луиза Исхакова икътисадның әлеге секторындагы эшләрнең торышы турында сөйләгән, ул эшмәкәрләргә икътисад бүлеге белгечләре тарафыннан көн саен беренче чиратта кирәк булган товарларга мониторинг үткәрелүен әйткән. Әлеге исемлеккә 24 исем керә. Әлеге товарларга өстәлгән хак (наценка) 15%тан артмаска тиеш, барлык ачыкланган фактлар буенча мәгълүмат монополиягә каршы федераль хезмәткә һәм район прокуратурасына җибәрелә.

Семинар җыелучылар арасында фикер алышу белән тәмамланган, контроль һәм күзәтчелек органнары вәкилләреннән  эшмәкәрләрне кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алынган.

Нигездә, эшмәкәрләрне дәүләт ярдәме чаралары күрсәтү мәсьәләләре борчый. Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкиле Мансур Якупов салым законнарына кагылышлы сорауларга җаваплар биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев