Яңа Чишмә районы иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында призер булган
Яңа Чишмә районы Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсының берьюлы 2 номинациясендә призер булган һәм 500 мең сумнан артык акча откан.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре, предприятиеләре һәм оешмалары арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәү буенча республика конкурсына йомгак ТР Хөкүмәт йортында 2022 елның 5 февралендә ясалган.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре, предприятиеләре һәм оешмалары арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәү буенча үткәрелгән республика конкурсында эшче комиссия тарафыннан 16 җиңүче һәм 32 призер билгеләнгән.
Конкурстагы «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының үзәк һәм көньяк-көнчыгыш төркеме буенча Төп Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә Яңа Чишмә районы 3 урынны алган, акчалата бүләк 250 мең сумны тәшкил иткән.
Ә «ТР авыл җирлекләрендә төп Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә 2 урынны Екатерина АҖ алган, акчалата бүләк 200 мең сумны тәшкил иткән.
Бу матурлыкны булдыруда тырышып эшләгән барлык кешеләрне дә котлыйбыз - бу сезнең җиңү!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев