Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы игенчеләре уңышны урып-җыюга керешкәннәр

Районның күпчелек хуҗалыклары бөртекле культуралар уңышын җыюга керешкәннәр.

Бу көннәрдә уҗым культураларын суктыру бара. «Козлова М.И.», «Скоков Н.А.», «Зубов А.В.», «Нурхамәтов З. М.», «Архангельское» КФХлары һәм «АгроРаздолье» ҖЧҖсе көзге арыш белән бодайны җыюга керешкәннәр.

13 июльгә 360 гектар көзге культуралар суктырылган. Уртача уңыш - 1 гектардан 18 центнер. Ә менә «Козлова М.И.» КФХда көзге арышның уңышы 35 ц/га җитә. Мондый югары уңышка 2 тапкыр яфрактан тукландыру һәм чәчү вакытында минераль ашламалар кертү аркасында ирешкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев