Яңа Чишмә районы инвесторлар өчен ачык
5 июльдә булып узган Яңа Чишмә муниципаль район Советының 50 нче утырышында районда инвестицион үсеш программасының, дәүләт милли сәясәте һәм “Сәламәтлек” проектын тормышка ашыру программалары үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “ТНП-Зюзеевнефть” гендиректоры Шамил Яһудиннар катнашты.
Районда инвестицон үсеш буенча информация белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады. Район икътисадында инвестициянең тотрыклы артуы күзәтелә – 2018 елда аларның күләме 4,7 млд. сум тәшкил иткән (2017 елга карата 103%). Барлыгы соңгы 5 елда 16,7 млрд. сум җәлеп ителгән, шулардан 64 % нефть тармагына туры килә, 32 % - кече һәм урта бизнеска.
Районда яңа объектлар төзелә һәм ачыла. Тиздән яңа “РезиДент” ҖЧҖ стоматология клиникасы, ШЭ Саматов Ф.А.ның электр һәм бензоинструментлар ремонтлау буенча сервис үзәге, ШЭ Ребров С.А.ның сәүдә үзәге ачылачак, Зирекле авылында юл буендагы кафе төзелеше төгәлләнә һ.б. Авыл хуҗалыгы бизнесында эшмәкәрлек тә актив үсештә.
2018 ел азагыннан район территориясендә чиктән тыш үзле нефть эшкәртү һәм чыгару буенча (күләме 20 млрд. сумнан артык) “Татнефть”нең эре инвестпроекты гамәлгә ашырыла башлады.
Хәзер безнең районның алты Бистәсен үз эченә алган “Бистә боҗрасы” туристик бизнесын үстерү проектлары буенча, шулай ук Черемухово АҖ территориясендә балчык ятмалары (алар дәвалау үзлегенә ия) һәм эчә торган суны эшкәртү проектлары буенча эш алып барыла. Инвесторларны җәлеп итәргә кирәк, ә моның өчен районда тиешле шартлар һәм ресурслар бар.
Совет утырышында шулай ук район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякның милли сәясәт буенча программаны тормышка ашыру барышы турында һәм РҮХ баш табибы Рафис Вафинның “Сәламәтлек” милли проектны тормышка ашыру барышы турындагы информацияләр тыңланды.
Аннан соң депутатлар кайбер норматив-хокукый актлар буенча карарларны карадылар һәм расладылар.
Утырыш азагында Ольга Павлова чыгыш ясады. Ул Яңа Чишмә районына һәрчак теләп килүен, район халкын яратуын һәм хөрмәт итүен билгеләп үтте. Депутат Россия регионнарына ярдәм күрсәтүгә, бигрәк тә авыл территорияләренә (мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы бизнесын һ.б. үстерү буенча ярдәм өчен) зур финанс средстволары юнәлдерелә, дип сөйләде. 2020 елдан башлап федераль акчалар хисабына авыл территорияләрен үстерү буенча яңа проект җибәреләчәк. Алар авыл җирлегендәге инфраструктураларны яхшыртуга һәм, соңгы исәптә, авыл халкының иминлеген арттыру өчен каралган.
Алга таба бүләкләү церемониясе булды. Финанс системасын үстерүдә зур өлеш кертүе өчен финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Вячеслав Козлов тапшырды (рәсемдә).
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова БСМ укытучысы Любовь Коноваловага, Черемухово мәктәбе педагогы Наталья Павлухинага һәм спорт мәктәбе тренеры Леонид Шабалинга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Район Советы утырышы төгәлләнгәннән соң Ольга Павлова район прокуроры Станислав Козлов белән берлектә “Олимп” УСЗ да “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итүдә 4 кеше катнашты һәм аларның барысы да үз мөрәҗәгатьләренә җаваплар алды.
Аннан соң Ольга Павлова Яңа Чишмә ЗАГСы бинасында гаилә парлары – юбилярларны хөрмәтләү һәм ана капиталына сертификатлар тапшыру чарасында катнашты.
РФ Дәүләт Думасы депутаты программасында шулай ук “Факел” балалар сәламәтләндерү лагерында булу да бар иде. Ул район башлыгы урынбасары Надежда Попкова белән бергә ашханәдә, йокы корпусында булды, ял итүче балалар белән очрашып аралашты.
Аннан соң алар Николай Скоковның 57 нче номерлы ат заводында булдылар, коллектив белән очрашып, ат үрчетүчелекне алда да үстерү һәм аны республика территориясендә алга җибәрүгә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.
Азат Мусин. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев