Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкованың мөрәҗәгате

Район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкованың мөрәҗәгате: «Россия хатын-кызлар берлеге» «Махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә бүләкләр җыю» акциясен игълан итте.

Һәм безнең район хатын-кызлары да әлеге акциягә кушылалар!

Илебез өчен мондый авыр заманда безнең балаларыбыз, туганнарыбыз үз Ватаныбызны якларга басты. Алар безнең геройларыбыз, безне саклаучы диварыбыз. Без сугышчыларыбыз өчен дога кылабыз һәм аларга бетмәс-төкәнмәс батырлык һәм сәламәтлек телибез.

Безнең улларыбыз - хәрбиләребез, Ватанны саклаучыларыбыз хәзер безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Район Советы хатын-кыз депутатларыбыз исеменнән солдатларыбызга бүләкләр җыю хакында районның барлык хатын-кызларына мөрәҗәгать итәм.

Җыю урыны ЗАГС бинасында 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Бүләкләр җыю 2022 елның 3 апреленә кадәр башкарыла, чөнки Казаннан йөк якын көннәрдә озатылачак.

Солдатка бүләк итеп түбәндәгеләрне куярга була:

Шоколад, кәнфит, печенье, вафли, теш пастасы, теш щеткалары, оекбашлар, пакетланган чәй, кофе, душ өчен гель, сабын, дымлы салфеткалар, майка -футболкалар. Хат, открытка яки ниндидер башка шәхси бүләк».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев