Яңа Чишмә районы кырларында
Районның барлык хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнде, берникадәр мәйданда гына, майлы рапс калган.
Бу көннәрдә «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Архангельское» һәм «Козлова М.И.» КФХда силос салу бара. Силос өчен кукуруз салуны «Закрома» ҖЧҖ, «Скоков Н.А.», «Вәлиев Ф.Р.» һәм «Зубов А. В.» КФХлары тәмамлаган. Әлегә 10 мең тоннага якын салынган, бу планның 25% ын тәшкил итә.
Барлык хуҗалыклар да туфракны туңга сөрү эшләрен башкара, 30 мең гектарга якын (барлык мәйданның 55%) сөрелгән.
Кайбер хуҗалыклар көзге культуралар чәчү эшенә керешкән – 5 мең гектарга якын (планлаштырылганның 30%ы) чәчелгән. Чәчү «АгроРаздолье», «Игенче», «Аксу-Агро» ҖЧҖ, «Скоков Н.А.», «Садыйков М.Х.», «Вәлиев Ф. Р.» КФХлары алып бара.
Район игенчеләренә әле 3700 гектар бөртеккә кукуруз һәм 2000 гектар май орлыгына көнбагыш җыеп аласы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев